Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Хәтер көнен студентлар әдәби чара белән билгеләп үттеләр.

15 октябрьдә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятенә «Хәтерләүдән курыкма син!» дигән китап күргәзмәсе белән килделәр. Нинди генә авыр чорларда да ата-бабаларыбыз иң кыйммәтле мирас саналучы телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый алган. «Сөембикә ханбикә» җыентыгындагы тарихи-фәнни хезмәтләр, Ф.Латыйфиның «Хыянәт» әсәре Казан ханлыгы вакыйгаларына алып кайта. В.Имамов һәм Ф.Бәйрәмова каләме белән язылган романнар тарих чорларын өйрәнгәндә кызыклы чыганак була ала. Күргәзмәгә ясалган күзәтүдән булачак укытучылар дәресләрдә файдалана алырлык мәгълүмат тупладылар. Үткәндәгесен җуйган халыкның киләчәктән мәхрүм калуы бар, чараның төп әһәмияте шуны искә төшерүдә.     

Район имам-мөхтәсибе аксакаллар шурасын алдан килеп котлады. 20 еллыклары уңаеннан, тантаналы чараны иҗтимагый оешма 20 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында билгеләп үтәчәк. Бу вакытта Түбән Кама үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов Себер якларында булырга тиеш. Дин әһелләрен Новосибирскида көтәләр, аннан алар башка шәһәрләргә һәм татар авылларына барачаклар. Ерак сәфәргә чыгар алдыннан, Салих хәзрәт өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алган һәм шура эшчәнлегенә зур уңышлар теләгән. Иң мөһиме: яшь буында әдәплелек һәм инсафлылык тәрбияләү эшендә бер-береңә терәк булып калу.    

Мәктәп балалары өчен Дуслык дәресләре үткәрелә. Мәгариф идарәсе ярдәме белән, Халыклар дуслыгы йортына атнага өч тапкыр экскурсия оештырыла башлады. Сентябрьдә төрле сыйныфлар килсә, бу айда график буенча 7 нче сыйныф укучыларын кабул итәләр. Экскурсия барышында  белгечләр мәдәният учагының ачылу тарихын сөйлиләр, монда тупланган 12 милли җәмгыять эшчәнлеге белән таныштыралар. Аерым кабинетларда һәр оешманың үз халкына гына хас булган музыка уен коралларын, кул эшләнмәләрен һәм башка истәлекле ядкарьләрне күрергә була. Төрле телләрдә чыккан китаплар бар. Дәресләрне рус һәм татар телләрендә үткәрү каралган. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев