Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Анталия Сабан туена безнең шәһәрдән чигүле бүләк барып иреште.

Бәйрәмне Төркиянең курорт шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез быел беренче тапкыр 13 июльдә үткәрде. Оештыруга алынучыларның берсе-тумышы белән Арча ягыннан булган Фәнис Зыялы. Татар камыр ризыкларыннан мул өстәл дә әзерләгәннәр. Берничә ел элек Түбән Камадан күчеп китеп яшәүче Халидә ханым чәкчәк пешерүне үз өстенә алган. Бәйрәм алдыннан анда безнең шәһәрдән ял итүче 39нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазовага якташларыбыз белән очрашу бәхете тигән. Ул истәлеккә татар бизәге белән чигелгән ашъяулык һәм кулъяулыклар  бүләк иткән. Туган яклардан килеп ирешкән кадерле ядкарьләр кунаклар каршылаганда күрсәтелгән һәм табынны бизәп торган. Киләчәктә татар китапханәсе ачарга теләүләрен дә ишеткәнгә, безнең каләм остасы балалар өчен язылган китапларын да тапшырган әле.     

* * *  

Җәй уртасында җыелып яшьлектәге кичке уеннарын искә төшерделәр. Өлкән буын гореф-гадәтләре китапта гына калмасын дип, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге «Кичке уеннар» кебек фольклор кичәләрен саклауга игътибар бирә. Узган якшәмбедә «Гаилә һәм тугрылык» кичәсенә утызга якын кеше җыелды. Галина Сабированың моңлы тавышы һәрберсенә туган якларыннан сәлам булып иреште. Оештыручы методист Миңзифа ханым Сәгыйтова кичәгә кунак итеп яшь башкаручы Алия Мирзаянованы да чакырган. Бу очрашулардагы күңел ачуда һәркем катнаша. «Сөлге чайкау», «Табакка басу» кебек уеннар яңгыр сибәли башлагач та тукталмады, фойеда дәвам итте. Тукай турында шигырь укып бирүче дә булды. Ә күчтәнәчкә дип татар конгрессы җыр, шигырь  дисклары әзерләгән.  

 * * *  

Түбән Кама китапханәләре Гүзәл Яхина романнары белән тулыланды. Казан шәһәрендә туып үскән язучы хәзерге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итә. «Зулейха открывает глаза» һәм «Дети мои» китаплары шәһәребез китапханәләрендә аз санда бар иде инде, аларга  тагын 32 данә өстәлде. Зөлайха турында романның Флера Тарханова тарафыннан татар теленә тәрҗемәсе дә бар. Безгә әле анысы кайтмаган, газетада басылганының бер тупланмасын кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Утызынчы елгы репрессияләр турында бәян итүче әсәрнең инде 30 телдә тәрҗемәсе булуы мәгълүм. Икенче романы исә беренче булып немец теленә тәрҗемә ителә башлаган һәм 2019 елда чыгар дип көтелә. Киләсе ел башында Гүзәл Яхинаның түбәнкамалылар белән очрашуга килү ихтималы бар. Һәрхәлдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә җитәкчелеге бу нисбәттән сөйләшүләр алып бара икән. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев