Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Ак калфак» оешмасының Ижаудагы (6-7 декабрь) күчмә утырышы эзләреннән бездән катнашкан ханымнар махсус очрашу җыйды.

Удмуртия татарлары мохитен җиткергәндә «Солдат озату» йоласына аерым тукталдылар. «Орчык», «Каз өмәсе» бар җирдә охшаш. Залда утыручы музей хезмәткәрләре, укытучылар, мәчет мөслимәләре үз туган як йолалары белән чагыштырдылар, мәктәптә татар теле укыту торышын белергә теләделәр. «Ак калфак» җитәкчесе Г. Галиуллина Кистем авылы хәзрәтенең Касыймовлар нәселен 27 буынга кадәр өйрәнгәнен әйтте. Шәҗәрә остасы Мансур ага Ганиевтән архивларга чыгу юлларын аңлатуны сорадылар. Татар конгрессы бүлеге башкарма директоры В.Исмәгыйлева киләсе ел чараларын атап узды. Очрашуны йомгаклап, Халыклар дуслыгы йортындагы Удмуртлар җәмгыяте бүлмәсе белән танышып чыктылар. 
 
Театр елын беренче пьесасын язып каршыларга булган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Хәйруллин укучыларына юмористик хикәяләре белән танулы. Биш китабының «Ерып чыгарбыз..» исемлесенә кереш сүздә Туфан Миңнуллин аның темаларының тормышчан булуына басым ясаган иде. Яңа әсәрендә дә үз калебенә тугры ул. Быелгы көздә 60 яше тулуга ук, юмор остасы яңа жанрда иҗат итүгә алынды. «Хаталанмыйк» сатирик комедиясе татар телен саклау вәзгыятендә «атта да, тәртәдә дә гаеп бар»га ишарә ясый. Комедия тәүге тапкыр «Мәйдан» журналында чыкты. Шул ук декабрь санында безнең шәһәр каләм ияләреннән тагын бер Яңа ел күчтәнәче бар. Гөләндәм Галиеваның «Кайтчы, сөю» исемле зур күләмле хикәясе урын алган. Ул укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.        

«Кичке уеннар»да Яңа ел теләкләре уйнаталар. Бәйрәм утырмасына җыелучыларның һәркайсы тылсымлы сүзләр язылган сәлам кәгазенә ия була ала. Моның өчен халык уеннарында актив катнашу гына кирәк. Халыклар дуслыгы йортында үтүче кичке уеннарның быелгы соңгы очрашуында фольклор уеннар төрле концерт чыгышлары белән үрелеп барачак. Бию осталарын да көтәләр, керәшен кардәшләребезнең «Сүрәкә» ансамбле үзешчәннәре дә кунакка килергә теләк белдергәннәр. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев