Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Тинчуринлылар яңа фойены бик матур дип тапканнар.

Быел 85 еллыгын билгеләп үтүче К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 21 ноябрьдә Түбән Камага «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле белән килде. Түбән Кама тамашачысы башкала театрын сагынган, артистларның уйнау осталыгын, тормыш ачысын җиткерә алуларын алкышлар белән бәяләделәр.  Ә артистлар исә, Халык иҗаты йортына килеп керүгә үк, яңартылган фойега игътибар иткәннәр. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова грим салу бүлмәләренең дә уңайлы һәм якты, ә кафеның заманча булуын билгеләп үткән. 
  
Заман әниләре милли кул эшләнмәләре белән кызыксына икән. Аналар көненә багышлап, 24 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында 45 остаханә эшләде. Татар конгрессы кабинетында гүзәл затларыбыз милли чигү үрнәкләре белән таныша алды. Ә осталык дәресендә энә тоту өчен декоратив мендәрчек ясарга өйрәнделәр. Фетр тукыма, чигү җебе, бизәлеш өчен ука, бисер кебек кирәк-яракны «Ак калфак» оешмасы җитәкчелеге алдан әзерләп куйган иде. Кул эшләнмәләре остасы Гүзәл ханым Нурмихәмәтова күрсәтмәләре нәтиҗәле булды, катнашучылар үзләре иҗат иткән эшләрне  истәлеккә бик теләп алдылар.        

Театр чыгышы аша тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбиялиләр. «Сөенеч» иҗат төркеме экология темасына заманча әкият куярга алынды. Аның җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева узган ел 29 нчы мәктәп укучылары белән шөгыльләнгәндә дә сәхнә чыгышының тәрбияви мәгънәсенә нык игътибар бирде. Яңа әкияттә медицина көллияте студентлары уйный, ә музыка бизәлеше өчен НТРда татар тапшыруларын алып баручы Рөстәм Әсәдуллин җаваплы. Декорацияне һәм сәхнә киемнәрен үзләре хәстәрлиләр. Тамаша күрсәтүне 36 нчы балалар бакчасыннан башлап җибәрделәр. Нәни тамашачылар курчаклар да катнашуын бик ошаттылар, табигатьтә чүп калдыруның, җирне пычратуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңладылар. Проект турында республика экология министрлыгы да хәбәрдар, бу җаваплылык өсти, әлбәттә. Нәниләрне сөендерү зур әзерлек таләп итә, шуңа да, декабрь чыгышына сценарийны тулыландырырга һәм декорация элементларын тагын да баетырга уйлыйлар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев