Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр эш барышы турында фикер алыштылар.

Түбән Камада «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр» оешмасы 2018 елның маенда расланган иде. Бу атна башында аның әгъзалары дүртенче утырышка җыелды. Районыбыз тарихы турында кайчан да булса саллы китап чыгарга тиеш дигән зур максат куялар безнең төбәкчеләр. Ә хәзергә авылларыбыз турында мәгълүмат җыю бара. Бу эштә авыл җирлекләре идарәләре һәм өлкән буын вәкилләре дә читтә калмас дип өметләнәләр. Яшь буынны кызыксындыру чаралары бик мөһим. Төбәкчеләр укучы балалар өчен архив дәресләре үткәрүдә катнашалар. Февраль уртасында мәгариф идарәсе игълан иткән «Авылым тарихы» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Иң яхшы дип табылган язмаларны татар матбугатында бастыру тәкъдиме белән чыгарга кирәк дип килештеләр утырышта. 

«Дуслык дәресе» проектының географиясе киңәя. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты биш ел элек Казанда башлап җибәргән чаралар күчмә рәвештә хәзер республиканың эре шәһәрләрендә дә уздырыла. Асылында өч юнәлеш: танып белү, белемне арттыру һәм күңел ачу. 8 февраль очрашуы өчен оештыручылар Түбән Каманы сайлаган. Программада: үсмер яшьтәге укучылар игътибарына тәрбияви чыгышлар, Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия, залда кыска фильмнар күрсәтү. Эчтәлеге бик тормышчан, мәсәлән, сыйныфташларның үзара мөгамәләсе турында да сүз булачак. Темалар уйлануга этәргәнгә, шунда ук интерактив уен формасында фикер алышу каралган. Һәр очрашуны милли җыр-биюләр белән йомгаклыйлар. Безнең мәктәпләр дә концерт чыгышлары әзерләгәннәр.
        
Фәнзаман Батталның 80 еллыгына юмористик хикәяләр сәгате үткәрелә. 13 февральдә Кол Гали китапханәсендә танылган сатирик һәм публицистның иҗат юлы белән танышып булачак. Тумышы белән ул Минзәлә ягыннан. Хезмәт чоры Түбән Кама белән дә бәйле: 1972- 1983 елларда күптиражлы газетада редактор була, мәдәният өлкәсендә эшли. Аннары Казанда төпләнә, радиода, Татарстан китап нәшриятында хезмәт куя, иҗат итүне ахыргы көннәренәчә ташламый. Язучының юморлы әсәрләреннән торган «Гөнаһ шомлыгы», «Бака да бата», «Соңарган яз» җыентыкларын, «Юлын белгән адашмас» сәяси хикәяләр китабын һәм башка басмаларны китапханәчеләр тематик күргәзмә итеп туплаганнар. Бала чагында күп михнәт күргән әдип яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар биргән. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев