Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Беренче кунак итеп төзелеш бригадасы җитәкчесен чакырдылар.

17 гыйнварда Халык иҗаты йортында аңа нигез салу елларын искә төшерү кичәсе узды. Очрашуның Социалистик Хезмәт Герое хатирәләреннән башлануы очраклы түгел, Гөнҗә Әхмәдиева бригадасы бинаны сафка бастыруда катнашкан. Казанга барып, мәдәният учагының беренче директоры Илдус Сәлимовтан иҗат коллективлары һәм «Җидегән чишмә» оешып китү тарихын яздырып кайтырга да планлаштыралар. Бүгенге коллектив түбәнкамалыларны истәлекле фотолар, кызыклы вакыйгалар белән уртаклашырга чакыра. Мәгълүмат туплау электрон форматта барырмы, хәзергә сайланмаган әле, ә очрашу кичәләре алга таба да дәвам итәчәк. 
 
Итек басу нечкәлекләрен күргәннәр, музейда булганнар. 18 гыйнварда «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы Кукмарага экскурсия оештырды. Истәлекле урыннар белән танышу киез итек комбинатыннан башланган. Туган як музее исә фабрикант Родыгиннардан калган бинаның беренче катын били. Кунакларга итек басу һөнәренең электән саклануын, ә тимер савыт-саба җитештерү кәсебенең XVII гасырдан, бакыр ятма табылган чордан килүен сөйләгәннәр. Безнең «Ак калфак» җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина милли мохитне саклау торышы белән дә кызыксынган. Музей мөдире Ләбүдә ханым Дәүләтшина әйтүенчә, борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, авыллар тарихы нык өйрәнелә икән. Бу темага язмаларны туплап, 2016 елда «Милли-мәдәни мирасыбыз Кукмара» исемле китап чыгарганнар.
  
Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессы документның өлгесен беренче тапкыр 11 гыйнварда тәкъдим итте. Хәзер районнарда эчтәлеге белән таныштыру бара. Милли шура рәисе В.Шәйхразиев катнашында фикер алышу, тәкъдимнәр тыңлау буенча 25 гыйнвар очрашуы Яр Чаллы шәһәрендә билгеләнгән. Минзәлә, Актаныш, Сарман, Зәй, Алабуга, Әгерҗе якларыннан килүчеләр рәтендә түбәнкамалылар да чакырылды. Бездән татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмалары, төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, татар яшьләре исеменнән вәкилләр катнаша. Проект 30 августта кабул ителергә тиеш. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев