Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Халыклар дуслыгы йортында Мәскәүнең «Татарлар штабы» рәисе Рөстәм Ямалиев белән очрашу узды.

20 ел элек Мәскәүгә күчкән көненнән үк якташыбыз татар мохитендә кайный. Оешмаларында ике мең активист бар. Максатлары: телне, гореф-гадәтләребезне саклау. Регионнардан килгән татар яшьләрен дә чараларга җәлеп итәләр. Безнең шәһәрдән быел Мәскәү ВУЗларына юл тоткан биш йөз түбәнкамалы арасыннан да кемнеңдер бу оешмага барып кушылуы бик мөмкин. Студентлар белән аралашуны нижгарлылар, пензалылар башлап йөри икән. 11-13 августта Старая Купава шәһәрендә узган «Йолдызлар яңгыры» фестивале – моңа ачык мисал. Ул чарада бездән дә ике делегат катнашты. Штаб милли йолаларга әһәмият бирә. «Беренче намаз» гамәле, мәсәлән, мәчет намазына тәүге килүчене озата баруны күздә тота. Башкалада татар яшьләре туй чәчәге акчасын хәйрия гамәленә юнәлтәләр. Никахлашучы парлар чакыру кәгазенә: «Бүләк итәргә теләгән чәчәк акчасын авыру балаларга ярдәм итүче Вавилов фондына күчерүегезне сорыйбыз» дип язалар икән.     

* * *  

Элекке Халык иҗаты йорты бинасын төзекләндерү тәмамланып килә. Ачылу октябрь аена билгеләнгән. Арт-центр «Притяжение» дигән яңа исеме татар телендә кулланышка «Тартылу» сәнгать үзәге тәрҗемәсендә кереп бара. Монда мәдәнияткә һәм иҗат итүгә тартылучы шәһәрдәшләребез өчен уңай мохит тудыру күздә тотыла. Җитәкче белгечләр әйтүенчә, элекке үзешчән коллективлар сакланачак, тик алар заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Гомумән, яңа сулыш өстәргә, кызыклы идеяләр тәкъдим итәргә теләүчеләрне, 7 сентябрьдә эшлекле сөйләшүгә чакыралар. Яңа түгәрәкләр, студияләр ачу буенча кергән барлык фикерләр җентекләп өйрәнелә. Репертуар планы да төзелә. 23 октябрьгә республиканың татар дәүләт музыкаль фольклор ансамбле чыгышы куелган.    

* * *  

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Әлки районына чакыру алдылар. Монда сүз тарихчы, археограф Сәет Вахиди исемен мәңгеләштерү турында бара. Узган елны 130 ел тулуына багышланган фәнни конференциядә йөз ел элек галим ачкан Ташбилге авылы мәктәбенә аның исемен бирү тәкъдимен кертәләр. Тик эш туктап калган. Тарихчының ачы язмышы һәм эшчәнлеге хакында мәгълүмат бик аз. 1938 елда кулга алыну алдыннан, авылларны өйрәнү буенча 300 гә якын кулъязмасын һәм фәнни эзләнү нәтиҗәләрен музейларга биреп өлгерүе мәгълүм. Нәселенең язмышы да билгесез, ә бер ерак туганы Мансур Ганиев безнең Түбән Камада яши. 23 августта Ташбилге китапханәсендә башланган очрашуга Мансур ага төбәкләр тарихы белән кызыксынучы Альберт Саттаровны да чакырган. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: