Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Зәйдә күргән халык йолаларын укучыларына да җиткерәчәк.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле буларак, медицина көллияте укытучысы Илһамия ханым Зәйнуллина Зәй шәһәрендә күрсәтелгән чарадан бай мәгълүмат туплап кайткан. Ул «Татар халкының тарихи-мәдәни мирасы» дигән теманы үткәндә, шул якларга гына хас бишек җырлары, «Кап сугу» йоласы, орчык өмәсе һәм Таҗетдин Ялчыгол ядкарьләре турында сөйләргә җыена. Барыннан да бигрәк, нәни осталарның махсус ясалган «станок»та тукып утырулары зур тәэсир калдырган. Татар теле укытучысы көллият студентларына Имәнлебаш авылында яшәүче сандык остасы эшләрен дә күрсәтәчәк. Гөлләр күргәзмәсен дә фотога төшергән.     

Грантка ия булучылар мультфильм өчен татар әкиятен дә сайлый алалар. Түбән Кама «Веста» үзәге «Лукойл»ның «РИТЭК» җәмгыяте фонды грантын отты. Акчаны яңа фотоаппарат алуга тотачаклар. Проект балаларның психикасын һәм физик яктан сәламәтлеген ныгытуга юнәлгән, чөнки пластилиннан персонажлар әвәләгәндә, уйлап табу сәләте үсә һәм бармак хәрәкәтләре нык шомара. Социаль педагог Л.И. Курбатова балаларның фикерләвен чикләми, иҗат итүне бергә алып баралар. 10-13 яшьтә генә булсалар да, сценарий язу, курчаклар һәм декорация ясау, аннан кадрлар төшерү, күренеш итеп монтажлау, хәтта тавыш бирүне дә үзләре башкаралар. Иҗат төркеме җитәкчесе Лилия Илдус кызы әйтүенчә, сценарий төзегәндә Тукай темасына да нигезләнүләре бик мөмкин, ә араларында текстны татар телендә сәнгатьле укучы яшь талантлар җитәрлек.    

Халыклар дуслыгы йортында яңа татар ансамбле оеша. «Ак калфак» оешмасы җырга оста һәвәскәрләрне төркем итеп тупларга тели. 2 октябрьдә студент кызлар һәм төрле тармакта эшләүче ханымнар беренче репетициягә җыелды. Барысын да куандырганы – дәресләр бирергә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимованың алынуы. Тәҗрибәле белгеч «Ай, былбылым» мисалында ике тавышка җырлау мөмкинлеген тикшереп карады. Атнага ике тапкыр шөгыльләнергә килештеләр. Сәхнә киемен сайлауны да озакка сузмаска булдылар. Бу теманы «Ак калфак»ның яңа җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина татар конгрессы кабинетында дәвам итәргә чакырды. Күрсәтү өчен, ул тукыма үрнәкләрен алып килгән, шуңа күрә нинди төс кулай буласын тиз ачыкладылар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев