Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Аксакаллар шурасы фәннәр укыту торышы белән кызыксынып тора.

Яңа уку елы белән котларга шура рәисе Зирәк ага Шиһапов 20 нче мәктәпкә чакыру алды, Фәтхулла ага Абдуллин – 14 нче, Мәснәви ага Һадиуллин – 35 нче, Мансур ага Ганиев 18 нче мәктәп тантаналарында катнаштылар. Август ахырында гына әгъзалыкка кабул ителгән Васил Камалов исә 10 нчы мәктәптә булып кайткан. Шура әгъзаларын «туган тел» төшенчәсе кертелү вәзгыятендә татар телен һәм әдәбиятын укыту барышы нык кызыксындыра. Беренче карашка, белгечләр кытлыгы күренмәгән, дәресләр күләме буенча мәгълүмат әзерләүне сораганнар. Төгәл саннар билгеле булгач ук хәбәр итәчәкләр, чөнки уку елы башында иҗтимагый оешма мөрәҗәгатьләрен мәгариф белгечләре беркайчан да җавапсыз калдырмаган әле.  

Медицина көллиятендә татар теле яңа ачылган төркемдә дә укытылачак. Республикада беренчеләрдән булып, безнең көллият күрү сәләте түбән һәм сукыр студентларга белем бирүгә алынды. Сан ягыннан алар унике, ир-егетләр күбрәк, яшьләре унсигездән илле тирәсенә кадәр. Инклюзив укыту төркемендә массаж ясау белгечләре әзерлиләр, монда һәрберсенең шәхси мөмкинлекләрен бәяли алуы, үз көченә ышануы мөһим. Сәләтләрен күрсәтү өчен шартлар тудырылган, белем бирү төрле юнәлештә бара. Татар теле дәресләре укыту, мәсәлән, өч ел дәвамында каралган. Быел көллияткә керүчеләрнең яртысы авыллардан, Зәй, Мамадыш якларыннан күп, хәтта ике Дагестан егете бар. Укучыларны беренче курстан ук татар театры түгәрәгенә, чараларга җәлеп итәләр. Гомумән, студент тормышы кайный, спорт ярышлары бик актив уза, фәнни эзләнүләрдә катнашып торалар, теләүчеләр «Татар кызы» бәйгеләрендә дә көч сынаша ала. 

Татар тарихы, милли ашлар, заманча романнар белән кызыксыну арта. Татарстан китап нәшрияты ярты ел элек Казанда яңа кибет ачкан иде, шул вакыт арасында  сатылган басмаларның 70 проценты  балалар китабы булган. Беренче урында Тукай һәм халык әкиятләре тора, шулай ук аш-су серләре һәм тарих турында еш сорыйлар икән. Бу темалар китапханәләрдә дә өстенлекле. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә шәһәр урамнарын, авыллар  тарихын  өйрәнүгә игътибар арткан. Фондта Кызыл Чапчак, Ташлык, Шәңгәлче, Каенлы, Түбән Чаллы, Зур Аты, Нариман, Үчкә, Ширәмәт авыллары турында язмалар бар. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә заман авторларыннан Гөлсинә Галимуллина, Илдар Хәйруллин, Рафаил Газизов әсәрләре күп укыла. Красный Ключ китапханәсендә Вахит Имамов әсәрләре, татар журналлары гел кулланышта. Мәдәният йорты төзекләндерелгәннән соң, уку залыннан халык гел өзелми.  
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев