Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Туган тел декадасында милли-мәдәни җәмгыятьләр актив катнаша.

Халыклар дуслыгы йортында чараларны таҗиклар башлап җибәрде. Туган телләрендә ачык дәрес үткәрделәр, үзләренең республикалары турында презентация күрсәттеләр.13 февральдә татар конгрессы М.Җәлил истәлегенә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дигән әдәби кичә үткәрде. Аерым күргәзмәдә балаларның батыр шагыйрь иҗатына багышлаган рәсемнәре тупланган иде. Удмуртлар оешмасы беренче тапкыр зур тамаша әзерләгән һәм 14 февральдә «Пукон табань» дигән кич утыру күренешен карарга чакырдылар. Ул халык авыз иҗатына корылганга, милли кием үзенчәлекләре дә игътибарны җәлеп итәрлек. Һәр оешма чыгышына аерым көн билгеләнгән, ә 21 февральдә бергә йомгаклау концертына җыелачаклар. 

17 февральдә Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тула. Каләм остасының «Әйтелмәгән васыять» әсәрен татар әдәбиятының йөз аклыгы диләр. Элек радиодан «Кем җырлады?», «Матурлык» бик еш укылган, ә тинчуринлылар «Гөләндәм туташ хатирәләре»н сәхнәләштергәннәр. Хәзер өч томда «Сайланма әсәрләр»ен чыгаруга әзерлек бара. Язган чакта әдип һәр сүзгә җаваплы килә һәм бер кагыйдәне истән чыгармый. «Ул да булса – кирәген язу. Ә менә сөйләгән чакта шушы кагыйдә онытыла», – дип әйткән бу турыда бездә Б.Урманчены искә алу кичәсендә. Һәр килүендә тамашачы аның сөйләвен тын да алмый тыңлый. 1986 елда Тукай бүләге иясенә «Җидегән чишмә»дә аерым кичә багышлаганнар. «Шундый матур оештырылган очрашуны күргәнем юк иде әле», – дип искә ала торган булган түбәнкамалыларның аны хөрмәтләвен күренекле язучы.
         
Дин әһелләре исемнәрне мәгънәсен өйрәнеп кушарга чакыра. Татарстан Диния нәзарәте «Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә»нең яңа басмасын чыгарды. Анда исем кушу йоласы да искә алына. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган конференциядә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев бу уңайдан: «Кеше олыгайгач, үз исеменә ничек карар, ата-ана шуны да уйларга тиеш», – ди һәм Раязны мисалга китерә. Бу хәрефләр җыелмасы гына икән, ә Рияз дип кушсаң, мәгънәсе буенча җәннәт бакчасы дигәнне аңлатыр иде. Татарларда Артур, Рената кебек башка телләрдән кергән исемнәр белән мавыгу дәвам итә. Безнең шәһәр балалар бакчалары буенча татар гаиләләренең Реналь, Диана, Ратмир, Реваль, Лия, Ранель дигән исемнәрне үз итүләрен күзәтергә була. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: