Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Медицина көллияте студентлары әкият мохите тудырдылар.

«Бергә» («Вместе») хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырды. Ә инде Кар кызы булып Нәргизә Төхвәтуллина чакырылуы һич тә очраклы түгел, чөнки булачак шәфкать туташлары мондый чараларда еш катнаша. Кызу сессия чорына карамастан, Алмаз Әүхәдиев балаларны Кыш бабай ролендә сәламләргә бик теләп риза булды. Шул ук 3 нче курстан «Сөенеч» театр түгәрәгендә шөгыльләнүче студентлар табигатьне саклау темасына әкият уйнап күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы «Сати» кафесында узды һәм, әлбәттә, кунакларны күчтәнәчләр белән дә сыйладылар. Күңел ачу программасы тәмамлануга ук, балалар махсус алар өчен әзерләнгән чәй табынына чакырылды. 

«Кич утыру» төшенчәсен тәфсилләп аңлатачаклар. Каникул бушка үтмәсен диючеләрне Кол Гали китапханәсе гыйнварда мәгълүмати чараларга чакды. Китапханәчеләр өлкәннәр сагынып искә ала торган «Кич утыру»лардагы такмаза әйтү, «Йөзек салыш» кебек халык уеннарының килеп чыгышын һәм асылын китап күргәзмәсе аша аңлаттылар. Тыңлап утырырга да, катнашып карарга да мөмкин булды. Әйтик, «Иярмеш» дип аталучы зиһен сынамышында тургай, сыерчык, бүдәнә кебек кошларның аваз бирешен танырга һәм кабатлап күрсәтергә кирәк иде. Заман әниләре түгел, әбиләр дә төрле төбәккә хас элекке уеннарны бик белеп бетермидер хәзер, шуңа да чарага балалар белән бергәләп килү фольклор дөньясына сәяхәт булды.        
 

Яңа ел алдыннан балалар өчен Сабантуй узган. Австралиядәге  милләттәшләребез татар мәктәбендә 2018 елгы уку елы тәмамлану уңаеннан милли рухта чара оештырганнар. Балалар өчен күңел ачу уеннары булган, шул ук бәйрәм мәйданында татар ризыкларыннан чәй табыны да әзерләгәннәр. Ә менә Америкада яшәүче милләттәшләребез киләсе ел Сабантуйларының иң беренчесе аларда узачак дип уйлыйлар. Һәрхәлдә, Майами татарлары инде март аенда ук бәйрәм итәргә җыена. Безнең «Ак калфак» оешмасының бу айда үткән бер очрашуында «Нефтехим» хезмәткәре Алия Гәрәева шулай дип җиткерде. Якташыбыз күптән түгел генә океан артында яшәүче апасы янында кунакта булган икән, шунда ишеткән. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев