Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Көзге каникул «Әкият» курчак театрына сәяхәт белән истә калачак.

Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 4а һәм 4г сыйныф укучылары каникулның иң беренче көнендә Татар дәүләт курчак театрында булып кайттылар. Экскурсияне сыйныф җитәкчеләре Л.Хәкимова һәм  Р.Насыйбуллина ата-аналар ярдәме белән оештырганнар. Театрга 1934 елда ук нигез салынган. Әкият сарайларын хәтерләтүче яңа бина 2012 елда гына төзелсә дә, Казандагы истәлекле урыннарның берсе булып танылды. Балалар аның купшылыгы, төрле төстәге витражлары, ак манаралары белән хозурлана алганнар. Театр репертуарына кергән 50дән артык спектакль арасында дөнья халык әкиятләре генә түгел, хәзерге заман әсәрләре дә бар. Безнең яшь тамашачылар Р.Харис әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кәкрүшкә» спектакленнән бик канәгать калган. 

«Җидегән чишмә» турында мәгълүмат Мармариска да барып ирешәчәк. 4 ноябрьдә Халык иҗаты йортында беренче тапкыр татар-төрек Халыкара фестивале гөрләп узды. Реконструкциядән соң яңа төс алган фойеда Мармарис кунакларын каршылауга Төркия Республикасында һәм нефть-химия каласында яшәүче төрле халыклар турында тематик стендлар әзерләнгән иде. Танышу барышында татар конгрессы бүлеге тарафыннан мәртәбәле кунакларга шәһәребез тарихына һәм «Җидегән чишмә» кичәләренә багышланган альбом-китаплар да бүләк ителде.          

«Ак калфак» үз рәтләренә яңа әгъзалар җәлеп итүгә алынды. Татар хатын-кызлары оешмасы, беренче чиратта, туган телне, милли мирасыбызны саклауга игътибар итә. Яшь буынга гаилә кыйммәтләрен җиткерү эше зур җаваплылык сорый, шуңа да, җирле «Ак калфак» оешмасы активы үз рәтендә белемле һәм татар мохитен тасвирлауга иҗади килүче зыялы затларны күрергә тели. Әлеге максаттан, «Җәүһәрләрне барлый «Ак калфак» дигән бәйге игълан ителде. Нигезләмәсен төрле оешмаларга, шул исәптән, сәнәгать үзәкләренә җибәрделәр. Татар конгрессы бүлегенә мөрәҗәгатьләр килә башлады инде. Катнашучылар бишек җырларын да белергә, әлбәттә, кул эшләренә, милли ризык әзерләүдә дә осталыгын күрсәтергә тиеш булачак. Тәкъдим итү һәм сайлап алу чараларын ел ахырына кадәр үткәрү күздә тотыла. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев