Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Эшкә хисап тоттылар, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев республикадагы җирле оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде. Сораулар күп. Яшел Үзәндә укытучылар кыскартыла. Мамадышта авыл мәктәпләре ябылуга борчылалар. Балтачта җирле оешмага игътибар җитми икән. Татар теленең абруен арттыру өчен, әлмәтлеләр Казан, Әлмәт, Түбән Камада өч телдә белем бирүче республика күләмендәге көчле мәктәпләр ачу тәкъдимен кертә. Татар һәм чувашлар бертигез яшәгән Чүпрәледә төп юнәлеш итеп төбәк тарихын өйрәнүне алганнар. Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев документ әйләнешен ике телдә алып бару кирәклеген әйтте, безнең Халыклар дуслыгы йортында оештырылучы милли чаралар, ун ел дәвамында мәктәпләр белән үткәрелүче «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе һәм яңа проектларыбыз белән таныштырды.     

* * *  

Кукмаралылар туган якларында төрек хафизларын күреп кайтканнар. Татарстанга Коръән китабын яттан белүче 46 хафиз килгән. Дүртесен Кукмара районына билгеләгәннәр. Шуларның өчесен Камышлы, Уразай, Бакчасарай авыллары кабул иткән. Түбән Камада яшәүче кукмаралылар үзләренең туган Березняк авылында Стамбулдан килгән 33 яшьлек Баш Бәкирне күреп килделәр. Чит ил кунаклары  Рамазан аенда тәравих намазлары укыту һәм Коръән уку осталыгына өйрәтүне максат итеп куйган. Төрек  кардәшләребез мәдрәсәләрдә булганнар, Кукмара сәнәгате белән таныша алганнар, музейларга экскурсияләргә йөргәннәр. Кунакчыл булуыбызны һәм милли ризыкларыбызны ошатканнар.    

* * *  

Өлкән буынны «Хәтер сагында» китабы белән таныштырачаклар. Күптән түгел дөнья күргән җыентыкта шәһәребез каләм осталарының сугыш темасына иҗаты тупланган. Н.Гаптуллин, Г.Ибәтуллина, Ф.Абдуллин,  Ф.Сабирова, Н.Тукмачев, Р.Имаев, Р.Нәбиуллина һәм башка авторлар 22 июньдә «Шәфкатьлелек» үзәгендә чыгыш ясап, монда ял итүчеләрне китап битләрендә урын алган әсәрләре белән таныштырырга телиләр икән. Ә 14 июньдә балалар бакчаларыннан килгән яшь үзешчәннәр биредә сабантуй, җәй һәм дуслык темасына концерт күрсәтте. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев