Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Алтын көз аенда каләм осталары бер-бер артлы иҗади кичәләргә чакыра.

Бу атнада «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Фәнүзә Сабирова тирән эчтәлекле шигырьләре белән күңел түрендә генә сакланучы хисләрне уятты. 60 яше тулуны беренче җыентык белән каршылаучы Асия Сафинаны 12 октябрьдә Г.Тукай исемендәге китапханәдә көтеп алдылар. «Карлыгач канатында» китабы укучыларны кызыксындырган, бу авторга бирелгән сорауларда да күренде. 19 октябрьдә «Әдәбият корабы» Түбән Чаллы авылына юл тота. Каләм осталары фәлсәфи тема күтәрә: һәр мизгелнең кадерен белеп яшисе иде. Очрашулар ай ахырына кадәр дәвам итәчәк, 27 октябрьгә Халыклар дуслыгы йортында «Кама таңнары» юбилярларына багышланган иҗат кичәсе билгеләнгән.     
  
Менделеевск шәһәрендә башкортлар җәмгыяте беренче очрашу үткәрде. Татарстанның башкортлар Корылтае рәисе Гали Хәсәнов шәрәфле кунак итеп чакырылган иде. Традиция буенча, ул очрашуны курайда башкортларның халык гимнын уйнау белән башлап җибәрде. Түбән Кама һәм Яр Чаллы вәкилләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, ә бүләккә дип башкорт алфавиты һәм тарих китаплары әзерләгәннәр. Безнең Халыклар дуслыгы йортыннан барган Баязит Ишкилдин дәртле биюләре белән башкортлар күрешүенә бәйрәм төсе өстәде. Аралашу алга таба да дәвам итәчәк. Корылтай ноябрь аенда зур күләмле чарага әзерләнә, аны Түбән Камада үткәрү мөмкинлеге дә карала.    

Кием яңалыклары күрсәтүдә «Ак калфак» ханынары да катнаша. Шимбә көнне «Сөембикә» журналы, «Женщины Нижнекамска» оешмасы ярдәмендә, безнең шәһәрдә беренче тапкыр башкала стилистлары белән очрашу үткәрә. Белгечләр бүгенге заман шартларында хатын-кызның асыл зат булып кала алу серләренә төшендерәчәк. Яңа фасондагы киемнәр тәкъдим итү дә каралган. Алар төрле үлчәм һәм яшь үзенчәлекләрен күздә тотып тегелгәннәр. Сәнәгать өлкәсендә һәм офиста эшләүче хатын-кызлар кагыйдә таләпләренә туры килерлек кием эзли. Бүген исә театрга бару өчен яки мәчет мөслимәләре дә кызыксына алырлык уңайлы һәм, шул ук вакытта, затлы күлмәк табу авыррак. Проект авторлары бу юнәлешләрне дә күздә тота. Татар ханымнары игътибарына әзерләнгән үрнәкләрне чара барышында «Ак калфак» әгъзасы Гүзәлия Гыйбадуллина киеп күрсәтәчәк. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев