Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Педагогика көллиятендә студентларны яңа фәнни проектлар көтә.

Түбән Кама август киңәшмәсендә көллиятнең директор урынбасары Люция Галәветдиновага «РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелүе билгеле булды. 26 ел татар теле һәм әдәбиятын укыту белән бергә, тәҗрибәле белгеч фәнни-методик эшләр буенча җитәкче дә әле. Уку елына керүгә үк, яңа фәнни эзләнүләр башланачак. Шәһәр урамнарын өйрәнү буенча муниципаль проект кысаларында, Тукай урамы темасына алыналар. Ә ноябрьдә республика көллиятләре арасында «Татар кызы» конкурсы узачак, чөнки узган ел көллият студенты Ләйсән Әхмәтҗанова Арчада җиңү яулады һәм эстафета безнең шәһәргә күчте. Люция ханым «Ак калфак» оешмасының актив әгъзасы булганга, студентларын күләмле чараларга җәлеп итеп тора. Быелгы җәйдә Бөтендөнья татар яшьләре форумында, «Йолдызлар яңгыры» фестивалендә катнаштылар.     

Без – «Кичке уеннар», ә Мәскәү татарлары «Аулак өй» кичәләре үткәрә. Узган якшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында «Капкалы» халык уенын искә төшерделәр. Җырчыларның заманча көйләре һәм «Тулпар» ансамбленең дәртле биюләре җәй кәефен озынайтты. Сүз уңаеннан, август уртасында артистларыбыз биюләрен Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалиев та бик илһамланып караган иде. Мәскәү татарлары «Штаб» берләшмәсенең лидеры башкалада  «Аулак өй» үткәрүләрен горурланып сөйләде. Ул кичәләрдә татар яшьләре бер-берсе белән таныша, үз телебездә аралаша ала, баянга кушылып җырлый, бии икән. Соңгы тапкыр җыелуда катнашучылар саны йөзгә җиткән, «Шүрәле» төркеме чыгыш ясаган. Үз ярын табучылар да бар, ди. Унга якын татар гаиләсе барлыкка килгән, бу айда тагын  ике пар туй үткәрә.    
 
Тинчурин театры бәйрәмгә спектакльләр әзерләгән, яңа сезонда безгә дә киләчәкләр. Гастрольләр исемлегенә Түбән Каманы да кертүләре билгеле инде, хәзер оештыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барыла. Артистлар яңартылган мәдәният үзәгендә (элекке Халык иҗаты йорты) ноябрь ахырында чыгыш ясарга теләк белдергәннәр. Ә 26-29 август көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында казанлыларга һәм башкала кунакларына бәйрәм спектакльләре күрсәтелде. Алар рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән иде. Безнең яңартылган бинада да тәрҗемә өчен шартлар тудыру буенча эш алып барыла. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев