Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Күргәзмәдә тасма белән чигеп бизәлгән шамаил да бар.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә атна буе «Йөрәк җылысы салынган» дигән күргәзмә эшли. Чиккән мендәр, сөлге, сәйлән кулланып ясалган чәчәкләр, рәсемнәр һәм башка төр кул эшләнмәләреннән, чыннан да, күңелгә нур бөркелә. Әлеге зәвыклы эшләрне физик мөмкинлекләре чикләнгән осталар иҗат иткән. Ә атна уртасында «Әдәби кораб» проекты Түбән Уратма клубында шигъри кичә үткәрде. «Хисләр ташый күңел түрләрендә» дигән очрашуда Р.Нәбиуллина, Ф.Сабирова, Н.Тукмачев, Р.Әхмәдиев тормыш фәлсәфәсе салынган әсәрләре белән таныштырдылар. Шигырьләрне мәктәп балалары да укыды. 

Ч.Айтматовның әнисенә багышланган «Ана» китабын тәкъдим иттеләр. Фәүзия Бәйрәмованың әлеге әсәре танылган әдипнең әнисе Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова язмышына нигезләнгән. Ул Кукмара районы Мәчкәрә авылынды туа, ә революциядән соң Кыргызстанга  күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Нык тормыш алып баручы зур гаиләдә үскән укымышлы татар кызына Түрәкол исемле кыргыз егете өйләнә. «Ана» китабын язар өчен автор Киров һәм Малмыж архивларында бик күп материал өйрәнгән, Каракол шәһәрендә аның туганнары белән очрашкан. Чәршәмбе көнне Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре медицина көллияте студентларына әсәрнең язылу тарихын сөйләделәр, рус теленә дә тәрҗемә ителгәнен җиткерделәр. 12 декабрьдә Чыңгыз Айтматовның тууына  90 ел тулу датасы билгеләп үтелә, шул уңайдан, иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе дә әзерләгәннәр.        
 
Чираттагы күчмә утырышка Ижау шәһәренә җыелдылар. 6-7 декабрьдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Удмуртия башкаласында «Тамырлар белән көчле без» дигән зур чара үткәрә. Балезино районына бару да каралган. Татарстаннан һәм Россиядән барлыгы 100 вәкил чакырылды. Кунакларның татар милли киемнәреннән булуы мөһим дип искәрттеләр. Түбән Камадан чарада ике вәкил катнаша. Безнең  яшь ханымнар калфаклардан, әлбәттә. Аларны күрше Удмуртиядәге татарлар яшәеше нык кызыксындыра. Көн тәртибендә каралган сораулар җирле оешманың елгы йомгаклау җыелышында яктыртылачак. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: