Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

23 гыйнварда «Без – XXI гасыр киләчәге» исемле IV зональ фәнни-гамәли конференция узды.

Тирә-як шәһәрләрдән дә килделәр. Катнашучылар үз эшләрен 22 нче гимназия залында яклады. Табигатьне саклау, җәмгыять тормышы, мәдәният һәм башка юнәлешләрдәге чыгышлар дәлилләргә бай. Җиңүнең 75 еллыгына укучылар фронт хатларын, сугыш чоры балачагын, якташлар батырлыгын, республиканың җиңүгә керткән өлешен тирәнтен өйрәнгән. Бишек җырларына, шамаилләр традициясенә, Кызыл Чапчак авылы тарихына да тукталганнар. Иң яхшы эшләр арасында берничә эзләнү тел байлыгының тәрҗемәдәге кулланышына карый. Түбән Каманың 8 нче сыйныф укучылары Ибраһимова Алинә (19 нчы мәктәп) һәм Фәезова Диана (37 нче мәктәп) татар, рус һәм инглиз фразеологизмнарын чагыштырганнар. Ә менә Хисмәтуллина Ләйлә (35 нче лицей) рус һәм татар телләреннән инглизчәгә тәрҗемә ителгән әкиятләрдә грамматик үзенчәлекләр белән бергә тәрбияви асылы саклануга да игътибар иткән. Ләйлә узган җәйдә бездән барган укучылар төркемендә инглизчә аралашу тәҗрибәсенә Лондонда чарланып кайтты.

«Кичке уеннар» үзенчәлекле кунаклары белән шаккаттыра. 26 гыйнварда «Ак бураннарга уралып...» дигән очрашу Раушания Габбасова һәм Роза Шәехованың шигъри чыгышлары белән башланып китте. Халыклар дуслыгы йортында күмәк җыр-биюләргә үрелеп барган кичәгә Ләбүдә Шәмсетдин кызының да килеп кушылуы күңел ачуны тагын да дәртләндереп җибәрде кебек. 92 яшьлек кунак әбинең алып баручы Мингалим Мөхәммәтшин белән бергә «Гөлзирә», «Син кайда идең...» җырларын башкаруы барысын таң калдырды. Тыл ветераны Ләбүдә Баязитовага сугыш башланганда 13 яшь булган. Әни, апа, әбиләрнең кышкы кичләрдә йон эрләп, фронтка оек-бияләй бәйләүләрен яхшы хәтерли. Яшьлек үзенекен итә, кичке уеннар, өмәләр сугыштан соң янә кайта. ТАССРның 100 еллык тарихы, сугыш михнәтләре татар фольклорында да чагылыш тапкан. Алдагы кичәләргә дә оештыручылар шул вакытларны халык авыз иҗаты аша җиткерә алучы җор күңелле өлкән буын вәкилләрен чакыруны күздә тота.

Республика символларын кечкенәдән танырга өйрәтәләр. 90 нчы балалар бакчасында «Ватаным Татарстан» дөньясына мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Кол Гали исемендәге милли китапханә белгечләре бик аңлаешлы итеп сөйләгәнгә, балалар республика флагының яшел, ак, кызыл төсләрдән торуын, гербтагы барс сурәтенең ни аңлатуын, гимн сүзләрен һәм нинди көйгә язылуын кызыксынып тыңладылар. Рәсемле китаплар да карадылар. Уку залында бу темага альбомнар, журналлар барлыгын да белделәр, ә аларны инде балалар тәрбияче апа белән бергә китапханәгә килеп карый алачак.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев