Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

85 ел элек Советлар Союзы Герое исеме бирелә башлады.

Бүләкләү 1934 елның 16 апреленнән гамәлгә кертелгән. Татарлардан беренче булып, 1938 елда японнарга каршы чик буе бәрелешендә батырлыгы өчен Гыйльфан Батыршин лаек булган. Бу вакыйгалар Ш.Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» әсәрендә яктыртыла. Прости авылы егете Никита Кайманов – Татарстанда ул исемне беренче алучылар сафында. Якташыбыз батырлыгын бездә яхшылап өйрәнәләр. Апрельдә үзәк китапханәнең 5нче филиалында тормышына һәм исемен мәңгеләштерүгә багышланган материаллар даими күргәзмә итеп тәкъдим ителә. Мактаулы исемне беренчеләрдән булып алган Илдар Маннановны да үзе исән чакта «Җидегән чишмә»дә  хөрмәтли алдык. Ул 2010 елда Чаллыда яшәп вафат булды. Ә берничә ел элегрәк безгә – Мөслим якташлары кичәсенә кунакка килде. Герой белән мәшһүр җырчы Илһам Шакиров сәхнәдә бик җылы очраштылар. 

Съезддан кайткан чигүле алъяпкыч татар конгрессы музей почмагында урын алачак.  II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында Түбән Камадан район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһимова катнаштылар. 500 дән артык делегат милли мәгариф торышы, мәдәният яңалыклары белән танышты. Пленар утырышка Г.Тукай филармониясе бинасына җыелдылар, ә фойеда кул эшләнмәләреннән зур күргәзмә эшләде. Милли мохитне сагынып килгән кунаклар, гадәттә, китап җыя. Калфактан кала, сувенирга алка-мәрҗән, читекләр, милли курчаклар да сайлыйлар. Гөлсинә ханым җете җепләр белән чигүле ак алъяпкычка бер күрүдә үк игътибар иткән. «Сөембикә» остаханәсендә эшләнгән бүләкнең татар киеме үрнәге һәм корылтай ядкаре итеп саклануын күздә тота «Ак калфак» җитәкчесе.
   
Кичке уеннар кичәсе өчен «Без – Тукайлы халык» шигаре сайланган. Чыннан да,  21 апрельдә «Яшәешнең гүзәл мизгелләре»дип аталган күңел ачу программасы бөек шагыйрь шигырьләреннән башланып китте һәм «Туган тел» җыры белән йомгакланды. Тукаебыз өчен халык иҗаты җәүһәрләре илһам чыганагы булган. Кичәне алып баручы язга, хезмәткә, хөр тормыш итүгә багышланган халык мәкальләрен, табышмакларны башлап җибәрүгә, тамашачылар аны бердәм дәвам итеп торды. Нургали ага Дәүләтшин сыздырган гармун көйләренә җырлап-биеп тә алдылар. «Кичке уеннар»ның гадәттәге вакыты бер атнага алга күчерелсә дә, катнашучылар аз булмады. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев