Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Президент кәнәфиенә утырып караганнар.

31 майда Рөстәм Миңнеханов укучы балаларга «Президент көндәлеге» тапшырды. Бәйге беренче тапкыр үткәрелсә дә, 4 мең гариза кергән. Өч яшь төркемендә 10 ар җиңүче билгеләнгән. Бүләкләү чарасына Түбән Камадан чакырылганнар саны дүртәү: икесе – 14нче лицейда, берсе 11нче мәктәптә укый. 15нче мәктәптән Динә Гәрәева барды. Бишенче сыйныфны тәмамлаган кыз Кремль буенча экскурсиядән һәм анда узган очрашудан бик тәэсирләнеп кайткан. Президент кунакларны кабинетына да чакырган һәм эш урынында утырып карарга рөхсәт иткән. Республика җитәкчесенең Түбән Кама шәһәре турында, хәтта, әти-әнисенең кайсы яктан булулары белән дә кызыксынуын Динә әкияти мизгелләр кебек искә төшерә.    

Сабантуйга милли-мәдәни оешмалар да бәйрәм чыгышлары әзерли. Бәйрәм барышында Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында ел саен концерт программасы күрсәтелә. Һәр оешма милли бизәлешләргә бай бәйрәм чатырлары корып куя. Аларда традиция үзенчәлекләре белән танышырга һәм, халык көйләрен тыңлап, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак. Оешмаларның саны инде 11 гә җитте. Быелгы бәйрәмдә исә удмуртлар да аерым чатыр белән килеп кушылырга теләк белдергәннәр. Ә татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасы кунакларны каршы алып торучы егет-кызлар өчен яңа милли күлмәкләр тектерделәр.     

Ялчыгол турында яңа китап дөнья күрде. Май аенда республика Милли китапханәсендә «Таҗетдин Ялчыгол» дигән тарихи-документаль җыентыкны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Күренекле мәгърифәтче, галим, тарихчы һәм дин әһеленең киңкырлы эшчәнлеген тасвирлаган бу җыентыкта кайбер әсәрләре, аның турында язмалар, документлар, фотосурәтләр тупланган. Ялчыголның тормыш юлы турында мәгълүмат күп түгел. Күпмедер вакыт ул әтисе белән бергә Әстерхан, Дагыстан якларында, Истанбулда яшәгән, белем алган, китаплар күчерү белән шөгыльләнгән. Мамадыш төбәге мәдрәсәсендә мөгаллим, Чулман аръягында имам булганлыгы мәгълүм. Егерме ел гомере безнең авыллар тарихы белән бәйле. Шуңа, Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләре «Шәхесләр» сериясендә чыккан яңа басманың кайтуын кызыксынып көтәләр.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев