Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Октябрь башында «Союз женщин России» иҗтимагый оешмасы депутат, сенатор Е.Лахова җитәкчелегендә конференция үткәрде.

18 регионнан катнашкан, 140 вәкил арасында безнең «Авыл хуҗабикәсе» бәйгеләренә сценарийлар язучы Гүзәлия Гыйбадуллина һәм 2015 елда республика бүләге алган Разия Якупова да бар иде. Саратовта җыелулары очраклы түгел, монда грантлар язу сәясәте бик көчле икән. Кунакларга откан акчага төзелгән паркларны күрсәткәннәр, җирле оешма эшчәнлеге белән таныштырганнар. Дүрт секциядән, безнең вәкилләр «Мәдәният» юнәлешен сайлаган. Тарихы Алтын Урда чорыннан килүче Сары тау шәһәрендә татарлар күп, өлкә буенча 65 меңгә җитә, 10 татар авылы бар. «Якташлар» җәмгыяте, «Ак калфак» оешмасы актив эшли. Пленар утырышта Гүзәлия ханым «Женщины Нижнекамска» проектлары һәм узган елда Россия күләмендә грант алуыбыз турында җиткергәч, безнең тәҗрибә белән дә кызыксынганнар. Йомгаклау мәҗлесендә Разия ханымның татарча җырлавы тәэсирләндергән, күрәсең, җирле оешманы җитәкләүче 83 яшьлек Валентина Боброва, янына килеп, җылы сүзләрен җиткергән.

Аксакаллар шурасы башка районнар белән элемтәне киңәйтә. Безнең шурадан Васил Камалов һәм Зирәк Гыйлаҗев, Әлмәт оешмасы җитәкчесе Илдус хәзрәт Маликов чакыруы буенча, күрше районда булды. Алар Зәй районының Сармабаш авылы музеен караганнар, һаман да асфальт юллары салынмаган Налим авылына кадәр барып җиткәннәр. Монда аралашуга Хатыйп Миңнегулов та кушылган. Тел галиме Имәнлебаш авылында узган «Ялчыгол укулары»нда Таҗетдин Ялчыголның бу авылда да гомер иткәнен әйтеп узган иде. Профессор фикеренчә, татар мәгърифәтчесе эзләрен тирәнрәк өйрәнү кирәк. Очрашу барышында Әлмәт һәм Зәй шуралары эшчәнлеге турында сүз күтәрелгән, әгъзалыкка яңа исемнәр аталган, аерым сораулар буенча безнең аксакалабыз Зирәк ага киңәшләрен тыңлаганнар.

Авыл мәктәпләре арасында үткәреләчәк конкурсның нигезләмәсе әзер. Хәзер ул мәктәпләргә таратыла, ә ноябрьдә материал җыю этабы башланачак. Җирлек тарихы белән кызыксынучылар бәйгесендә 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Бетеп баручы авыллар» темаларына тагын бер юнәлеш өстәлә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте быел «Нәсел тамгалары» дигән номинацияне дә кертүне тәкъдим итте.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев