Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Ял итүчеләрне көзге шигърият кичәсенә чакырдылар.

10 сентябрьдә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы дөнья» дигән кичә «Ак чәчәкләр» җыры дулкынында башланып китте. Вил Усманов башкаруындагы әлеге лирик җырның Гөлчирә Ибәтуллина сүзләренә иҗат ителгәне мәгълүм. Шигъри җанлы ханым үзе Тукай китапханәсе оештырган әлеге кичәгә кунак булып килергә бик теләп риза булган. Хәер, монда беренче генә чыгыш ясавы түгел, «Кама таңнары» әгъзалары үзәкнең әдәби чараларында  даими катнаша. Өлкән буын вәкилләре каләм остасының сугыш чорына, алтын көзгә, тормыш фәлсәфәсенә багышланган шигырьләрен бирелеп тыңлады. «Талир тәңкә» гармунчысы Кәүсәр ага Камалов уйнавына моңланып алдылар. Гөлчирә ханымның иҗат тормышы гөрли, хәзерге вакытта ул яңа китап чыгару эше белән мәшгуль.

«Ак калфак» чираттагы күчмә утырышын Кукмарада үткәрде. Татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы чарасына «Оста кулда һөнәр бар» дигән исем сайлануы очраклы түгел, бу якта күн эшкәртү, итек басу кебек һөнәрчелек төрләрен гасырдан-гасырга саклыйлар. Кул эшләре осталыгын яшь буынга җиткерү буенча «Ак калфак» шәл бәйләү, чигү бәйгеләрен, каз өмәләрен һәр авылда зурдан оештыра. Байлангарда, мәсәлән, «Асыл җепләр белән сөлге чиктем» чарасын бәйрәм итеп үткәрәләр. Арпаяз авылында туып-үскән Гайшә ханым Австралиядә дә күзикмәк, итле гөбәдия пешерүне онытмаган. Кукмара уңганнарын күрше Вятка Аланы шәһәренә, мастер-класс үткәрергә дә чакырганнар. 11 сентябрьдә кунаклар өчен беренче тукталыш Вахит авылында булды. Кукмаралыларның эш тәҗрибәсен бездән катнашкан Г.Ибраһимова һәм Г.Гыйбадуллина үзебезнең чараларда җиткерәчәкләр.

Майами татарлары «Татарча диктант» язуда быел да катнашачак. Октябрьдә узучы чарага әзерләнә башлаганнар инде. Якташыбыз Гөлнара Гәрәева оештыру сорауларын үз өстенә алачагын Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә интервью биргәндә әйтеп узды. Ире Айдар фотога төшереп барачак икән. Түбән Камадан 11 ел элек күчеп киткән Гөлнара ханым балалар бакчасында музыка белгече булып эшли. Быел августта кунакка кайткач, шәһәр музеенда аккалфаклылар оештырган кичәгә фотолар алып килгән иде. Мартта узган сабантуй күренешләрен альбом итеп туплаганнар. Америкага кайтуга ук җәйге ял тәэсирләре белән бүлешкәннәр, милләттәшләргә Казан театрында «Зәңгәр шәл»не караганнарын, яшьләр форумы көннәрендә «Печән базары»нда ни күргәннәрен сөйләгәннәр.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев