Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында әлмәтлеләр булып китте.

Эшлекле төркем узган чәршәмбедә махсус тәҗрибә алу максатыннан килгән иде. Халыклар дуслыгы йортында 12 оешма исәпләнә, кабинетлары үз туган якларыннан китерелгән милли экспонатлар белән бизәлгән. Экскурсияләр барышында  мәктәп укучылары төрле халык баш киемнәре һәм уен кораллары белән фотога төшми калмый. Әлмәтнең татар, әзербәйҗан, үзбәк, әрмән милли-мәдәни оешма вәкилләре бүлмәләр җиһазлаудагы бар нечкәлекләрне белеште, концерт һәм хореография залларын карап чыкты. Бина алганнар инде, киләчәктә чараларны җәелдереп җибәрү өчен белгечләребезнең эш методикасы белән кызыксындылар. Әлегә республикада сигез Дуслык йорты ачылган. 

Каенлы авылы балаларын «Карга боткасы»на чакырдылар. Мәдәният йорты  китапханәчеләре сценарийны алдан язганнар. Йоласы шул: ярма, май, тоз авыл халкыннан җыела. Берничә ел инде ботканы күршедә генә яшәүче Назирә әбинең элеккедән сакланган чуен казанында пешерәләр. Борынгыдан, язны канат очларында кара каргалар алып килә, дип санаганнар. Бу кошлар әйләнеп кайткан март-апрель айларында чын яз җитүе билгеләп үтелгән. Күмере төшкән учак күңелләргә дә җылылык өсти, шуңа да, җыр-биюсез узмый, халык такмакларын, табышмакларын, «Су агышы», «Түбәтәй» кебек фольклор уеннарын искә төшерәләр. Каенлы мәктәбенә ун төрле милләт укучылары йөри. Боткадан авыз итәргә әзербайҗан, таҗик, үзбәк, чуваш, удмурт, мари балалары барысы бергә 21 апрельдә җыелачак.
     
Кием тарихы яктыртыла, мөселман модасын күрсәтү дә каралган. Җәмигъ мәчете каршында эшләүче «Ихлас» укыту үзәгендә 19 апрельгә билгеләнгән чара шундый эчтәлекле. Катнашучылар игътибарына Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләре «Киемнәрдә-милләтебез бизәге» дигән күргәзмә-экспозиция ясап куйды. Китаплар тупламасы читек, чүәк, шәльяулык үрнәкләре белән тулыландырылган. Китапханә мөдире, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешма әгъзасы Гүзәлия ханым Гыйбадуллина тарихи фактларга нигезләнеп, татарлар киемендә төрки элементлар чагылышы турында чыгыш әзерләгән. Чараны оештыручыларның максаты: заман мөслимәләре өчен күлмәк фасоннарын күрсәтү һәм сатуда тәкъдим ителүче яңалыклар белән таныштыру. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X