Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Театр елы кысаларында, Татар конгрессы бүлеге чакыруына җавап итеп, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша «Ковер» яшьләр үзәгендә чыгыш ясаячак.

29 ноябрьгә билгеләнгән очрашуга бигрәк тә студентларны көтеп калалар, ә уку йортларына игълан җибәрелә инде. 1995 елдан Камал театрында уйнаучы актер сәхнәдә геройларының эчке психологик кичерешләрен тирәнтен җиткерә алуы белән танылды, төп рольләренең берсе – Хуҗа Насретдин образы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты телепроектларда, сериалларда да катнаша, озакламый рус телендә дә уйный башлаячак. Очрашуларга еш йөри, аны мәктәпләрдә гел көтеп алалар. Казан кунагы безнең кичәдә дә тамашачылар өчен сәхнә осталыгына мастер-класс үткәрер дигән теләктә кала оештыручылар.

Татар конгрессы һәм «Ак калфак» утырышында киләсе ел эшчәнлеге буенча фикер алышулар булды. Яңа форматтагы чаралар кертү, аларны Халыклар дуслыгы йортында, шулай ук, «Ковер» яшьләр үзәгендә һәм уку йортларында да үткәрү бурычы куела. Авыллар белән элемтәне киңәйтүгә килгәндә, Колмакчы мәдәни чаралары игътибарга лаеклы дип табылды. Музей белгече Дания Вәлиева гореф-гадәтләрне җиткерүче һәм фольклорга бай кичәләрнең видеоязма архивын булдырырга, аларны ТАССРның 100 еллыгына каралган чараларда, музей дәресләрендә күрсәтергә киңәш итте. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр татар мәгърифәтчесе Т. Ялчыголның Кызыл Чапчакта һәм Каенлыда яшәгән чоры өйрәнелмәвенә ачына, бергәләп, истәлекле урыннарга элмә такталар булса да ясап кую кирәклеген күтәреп чыгарга килештеләр.

«Шин» берләшмәсенең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Нәфис Әхәт улы Исмәгыйлев аксакалар шурасы әгъзалары белән очрашты. Аксакалларның дүшәмбе утырышында ул предприятиедә эшнең торышын аңлатудан башлады. Продукция төрләре үзгәреп тора, чималны отышлы бәягә алу, әзер продукцияне табыш китерерлек итеп сату юлларын эзлиләр. Экология мәсьәләләренә тукталып, өлкән буын җитештерү калдыкларының, хәтта ташландык суларның кая китүе белән кызыксынды. Пенсиягә чыкканнар арасында шурага килергә теләүчеләр булса, үз рәтләренә көтеп калуларын әйттеләр. Сорауларга җавап алдылар, үтенечләрен дә җиткерделәр, мәсәлән, 5 нче мәктәпне шефлыкка алу мәсьәләсе каралсын иде, дигән теләк белдерделәр.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев