Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

3 августта Кукмара икенче урта мәктәбенең 150 еллыгын билгеләп үтү чарасына Түбән Камадан да төрле елларда тәмамлаучылар барды.

Хәзер ул күп профильле лицей дип атала. 1869 елда бер сыйныфлы «земское училище» буларак ачылган, 1936 елда урта мәктәп дәрәҗәсенә күтәрелгән. 1941 елда мәктәпкә яңа бина җиткерәләр, ә сугыш башлангач, анда госпиталь урнаштырырга туры килгән. Тарихи вакыйгаларны лицей музеенда тупланган истәлекле ядкарьләр яктырта. Элекке укучылары мәктәп белән элемтәне өзми. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова мәсәлән, кукмаралылар мәнәфәгатьләрен һәрчак күздә тота. Кайчандыр хезмәт юлын «Шин» берләшмәсе белән бәйләгән Р.Мөхәммәтшин яшь футболчыларга даими ярдәм итеп торды, бүген исә аның истәлегенә стадионда ел саен турнир үткәрәләр. 

Шәфкать туташы булырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Түбән Кама медицина көллиятенә гаризаларны июль ае башлануга ук китерә башладылар, кабул итү август уртасына кадәр дәвам итәчәк. Инде хәзер үк конкурс зур икәне билгеле, бүлекләрнең барысы белән дә кызыксыналар. Абитуриентлар төрле милләттән, медицина белгечлегенә укырга теләүчеләр арасында республика районнарыннан килүче татар, рус, удмурт, башкортлар белән бергә азербайҗаннар, дагыстанлылар да бар. Быел көллиятне 241 студент тәмамлады. Күпчелеге шәһәребездә һәм авылларыбызда калган, кемдер Чаллы һәм Зәй якларында эшле булды. Чыгарылыштан дүртәү югары уку йортына юл тоткан. 
       
Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйгә – 130. Ул 1889 елның 14 августында Сарытау губернасында туа, 1915 елда Уфага күчеп китә. Габдулла Тукай аның иҗаты белән танышканнан соң, тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнергә киңәш бирә. Үзе үк Байрон поэмасы тәрҗемәсенә кереш сүз язган, китап итеп бастырырга ярдәм иткән. Сәгыйть Сүнчәләй 1919 елдан большевиклар рәтендә. Аны Россиянең Кырымдагы вәкиле, ә 1926 елда Тышкы эшләр Халык комиссариатының Төркиядәге Измир шәһәре генераль консуллыгына тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Лирик шагыйрь драматургиядә дә көчен сынап карый. Ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек, гомере 1937 елда фаҗигале өзелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булып йөрде, «Сайланма әсәрләр»е 1961 елда гына чыга. Шагыйрь иҗаты белән Кол Гали китапханәсендә тәкъдим ителүче китап күргәзмәсендә танышырга мөмкин. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: