Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Начар күрүчеләр өчен медицина көллиятендә татар теленнән ачык дәрес узды.

Барлыгы 12 студент катнашты, алар төрле милләттән, ә яшьләре 28дән алып 50гә кадәр. Төркемдә начар күрүчеләр һәм сукырлар укый, шуңа күрә дәрес барышында берни язмадылар, тыңлап утырдылар. Укытучы Илһамия Зәйнуллина массаж алымнары, дөрес туклану, витаминнарның әһәмияте турында сөйләде. Татар теле белгеченең медицина темасына алынуы һич тә очраклы түгел, кайчандыр, институт дипломына өстәп, үзе дә әлеге махсус уку йортын тәмамлаган. Сорауларына студентлар бары татар телендә җавап бирделәр. Физкульт-тәнәфес тә булды, ә йомгаклап, бер егетнең гитарада уйнавына кушылып татарча җырладылар. Дәрес барышын күзәтеп утырган көллият директоры һәм укытучылар ачык дәресне яхшы дип бәяләде. 

Красный Ключ бистәсендә аксакаллар шурасының күчмә утырышы узды. Авыллар белән элемтә өчен җаваплы әгъза Мансур Шәрәфетдинов «Мирас» мәдәният йортында җыелырга сөйләшкән. Сүз милли мохит саклау буенча уртак эшчәнлек турында барды. Авыл җирлеге башлыгы И.Зәйнетдинов кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Көн тәртибендә торган тагын бер сорау: монда яшәүче Нәфис Ихсановны шурага әгъзалыкка тәкъдим итү. Җомга намазы килеп җитәрәк мәчеткә юл тоттылар. Бинаның кайбер өлешләрендә ремонт бара, Әмәл хәзрәт әйтүенчә, эш күп әле. Әхсән Фәтхетдинов музеенда да булдылар. Күргәзмәләрнең еш алышынуы сәнгать яңалыклары белән танышып тору мөмкинлекләрен киңәйтә. Күптән түгел генә, бергәләп, рәссам Илдус Мортазин эшләрен карадылар. Киләсе күчмә утырышны шура әгъзалары Шәңгәлчедә уздырырга телиләр.
   
Шагыйрә иҗаты «Сүзләрнең матур тезмәсе» күргәзмәсендә тупланган. 10 апрельдә Бикә Рәхимованың (1939-2011) тууына 80 ел тула. Ул хезмәт юлын алтмышынчы елларда Әлмәт нефтьчеләр китапханәсендә башлап җибәргән. Казан Фәннәр академиясендә, мәктәптә, китап нәшриятларында эшләгәндә иҗат җимешләре шигырь, мәкалә, әкиятләр шәкелендә татар матбугатында басылып торган. Төрек язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән, беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың әсәрләрен китап итеп чыгаруга ирешкән. Иҗаты лирик уйланулар белән сугарылган. Аның шигъри юлларын А.Монасыйпов, М.Сөнгатуллин һәм башка композиторлар көйгә дә салган. Бикә Рәхимова иҗаты турында тулырак мәгълүмат белән Кол Гали исемендәге милли китапханәдә танышырга була. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: