Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Кичке уеннар»да, халык уеннарының асылын искә төшерделәр.

Сабантуйда көрәш иң көчле егетләрне билгели. Галимнәр башка ярыш төрләренә һәм уеннарга да мәгънәви аңлатма бирә. Мәсәлән, баганага менү күчмә халыкка чит яулар килгәнне биектән күзәтү өчен кирәк булган, ә ат чабышларында җайдакларның җитезлеген тикшергәннәр. Халыклар дуслыгы йортында июньнең соңгы якшәмбесендә «Саумы, җәй» исемле чара узды. Күңел ачу кичәсе бит, капчык киеп йөгерү ярышын оештырдылар. Ә сөлге җыю күренешенә чиккән тастымаллар, кулъяулыклар алып килгәннәр. Бу йоланың тарихы да бик электән килгән: иң соңгы килгән ат муенына, җайдакны юату йөзенән, авыл киленнәре чиккән сөлгеләрен бәйләгән. Җәйнең иң хозур аена кердек. «Сурәкә» ансамбле башкаручысы Илзилә Григорьева бүләк иткән «Җыйдым җиләк» җырындагы кебек, хәзер җир җиләгенең өлгергән чагы, иң тәмле вакыты. 

Аксакаллар шурасы, әлмәтлеләр чарасына чакыру алды. 19-20 июльдә нефтьчеләр ярдәме белән оештырылучы очрашуга Чаллы, Бөгелмә, Сарман, Зәй, Лениногорск, Саба оешмаларыннан 50 дән артык кунак килүен көтәләр. Әлмәт шәһәрендә Аксакаллар шурасы 2013 елдан эшли. Чара бай тарихлы Салкын Алан авылыннан чыккан күренекле шәхесләргә багышлана. Татар әдәбияты классикларының бу төбәк белән бәйле әсәрләрен искә төшерәчәкләр. Мәсәлән, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасы 1931 елда яңа төзелгән колхозга рәис итеп куелган Сөләйманова Миңлекамал язмышы белән бәйле икән. Бүгенге китап яңалыклары турында да сүз барыр, чөнки очрашуның икенче көне, Казан кунаклары һәм шагыйрь Равил Фәйзуллин катнашында дәвам итәргә тиеш, дип хәбәр иттеләр безнең шура әгъзаларына. 
      
«Казан утлары»нда Фәрит Имамовның яңа әсәре дөнья күрде. Июль санында аның «Вакыт галәмәтләре» исемле фантастик романының бер өлеше бирелгән. Башы ук мавыктыргыч: унбиш ел урманчы булып эшләүче Зөфәр ау эте белән барганда фашист киемендәге кешеләргә тап була. Кино төшерәләрдер, дип уйлый, чөнки бу урыннарда Бөек Ватан сугышы чорында партизаннар хәрәкәте үтүе мәгълүм. Тик аны әсирлеккә алып, фронт сызыгы каян узуы турында сорау алулар башлангач, төшме-өнме бу дип, аптырашта кала роман герое. Вакыйгаларның дәвамын август санында белеп булачак. Әлбәттә, «Казан утлары» битләрендә әсәрнең кыскартылган журнал варианты гына. Маҗаралы романны тулысынча укып чыгарга теләүчеләргә дә озак көтәргә туры килмәс, тиздән әсәр китап итеп нәшер ителә. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X