Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Татарстан язучылар берлегенең 85 еллык юбилеенда түбәнкамалылар да катнашты.

Казанга барлыгы 400 кунак җыелу, хәтта, Әзербайҗан һәм башка республикалардан да килүләре бу вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә. 27 сентябрьдә республика башкаласының «Корстон» үзәгендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы белән башланып киткән чара бәйрәм рухында узды. Анда Түбән Камадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Фәрит Имамов, Нурзия Мирхазова һәм Рифкать Имаев катнашты. Оешып китү көненнән алып бүгенгә кадәр республика оешмасы зур тарихи чорлар аша үтә, ә язучыларыбыз шул тормыш баскычларын үз әсәрләрендә чагылдырып килә. Әлеге темалар безнең каләм осталарын да кызыксындыра. Мондый күңелле очрашудан, кызыклы шәхесләр белән аралашудан язучыларыбыз зур илһам алып кайткан.

Чистайга экскурсиядән тәэсирләнеп кайтканнар. 27 сентябрьдә нефтехимиклар хезмәт ветераннары өчен Кама аръягы шәһәренә автобуста сәфәр оештырды. Аксакаллар шурасыннан да ике кеше – лаеклы ялга заводларның берсендә эшләп чыккан Рәис Батыршин һәм мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗев барды. Чистай шәһәренә 1781 елда нигез салына, Бөек Ватан сугышы елларында бирегә Б.Пастернак, Л.Леонов, гомумән алганда, 200 дән артык язучы эвакуацияләнгәне мәгълүм. Музейлары төрле, купец йортлары сакланган. Безнең шура вәкилләренә 2014 елда ачылган «Хәзинә» татар мәгърифәте һәм мәдәнияте скверы бик ошаган. Үзәк аллеясында Ф.Әмирхан, С.Гобәйдуллина, Г.Исхакый, К.Тимбикова сыннары урнаштырылган. Урамнардагы элмә такталарының ике телдә язылганына һәм мәгълүматның рус һәм татар телләрендә җиткерелүенә дә игътибар иткәннәр.

Бакый Урманче музеена 20 ел тулды. 1999 елда Казанда ачылган музейда күренекле шәхеснең нәкыш, скульптура, графика, гамәли бизәлеш сәнгатенә караган алты дистәгә якын әсәре бар. Рәссам һәм сынчы 70 ел дәвамында 400 гә якын нәкыш әсәре, 150 гә якын скульптура иҗат иткән. Останың исемен мәңгеләштерү эшендә түбәнкамалылар да зур өлеше кертте. Шәһәр паркын Тукай бюсты бизи, урынын да, хәтта, халык рәссамы үзе сайлаган. Олпат шәхес «Җидегән чишмә» кичәләрендә кунак булган, 2нче шәһәр гимназиясенә аның исеме бирелгән, инде менә рәсемнәре белән йортларны бизи башладылар. Бакый Урманче урамын реконструкцияләү кысаларында йорт стеналарында зур күләмле граффити әсәрләре пәйда булыр дип көтелә.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: