Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Драматург Данил Салихов үз укучылары белән очрашуга килә.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә залында 3 декабрьдә 14.00 сәг. билгеләнгән очрашу кичәсе Кол Гали исемендәге милли китапханә белән берлектә әзерләнә. Театр елына багышланган чараны «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында үткәрәләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлап, үзенең иҗат юлын Г. Камал театрында, аннан К. Тинчурин театрында актер булудан башлап җибәргән. Әдәби кичә барышында тамашачылар игътибарына пьесаларыннан өзекләр тәкъдим ителәчәк. Каләм әһелләре үз сорауларын бирә алыр, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе, шулай ук, татар әдәбияты һәм китап нәшер итү торышы турында да сөйләр дип көтелә. Берничә сан: хәзер Татарстан китап нәшрияты ел да уртача 200 китап чыгара, ә гомуми тираж 500 мең данәгә җитә.

23 ноябрьдә Кызыл Чапчакта, Каенлы авылы сәхнә осталары белән берлектә, Әниләр көне уңаеннан, «Йөрәк җылым сиңа, әнием!»дигән кичә узды. Кызыл Чапчак мәдәният йорты режиссеры Галия Хатипова һәм китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева заман күршеләре турында скетч уйнап күрсәтте. Ә бу шимбәдә тамашачыларны Л.Лерон әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Коры куык» спектакленә көтеп калалар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сәхнә» театр түгәрәге үзешчәннәре әлеге моңсу комедия аша яшәешнең төрле якларын, шул исәптән үз юлын тапмыйча югалып калган, җинаять сазлыгына баткан язмышларны тасвирлый. Әсәр мондый аянычлы хәлләрне булдырмау юллары турында уйланырга этәрә.

«Кичке уеннар»ның чираттагы кичәсе әниләргә багышлана. Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән чаралар гаять төрле. Осталык дәресләре, кызыклы шөгыльләр, күргәзмәләр оештырылды. 21 ноябрьдә татар конгрессы бүлеге һәм «Ак калфак» оешмасы уздырган бәйрәм кичәсенә татар яшьләрен дә чакырдылар. Төрле халык җыр-биюләреннән торган концерт өлешен, сәхнә остасы Мингали Мөхәммәтшин күңел түренә үтеп керердәй алып барды. Ә 30 ноябрьдә ул түбәнкамалыларны кичке уеннарга чакыра. «Әниләргә гөлләр елмая» исемендәге кичә «Тик син генә, әнкәй, тик син генә сабый чакта мине баккансың...» дигән аһәңле шигырь юллары аша әниләргә мәдхия укудан башлана. «Талир тәңкә» фольклор ансамбле чыгышына ияреп такмаклар башкару, халык уеннарын искә төшерү дә булачак, әлбәттә.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев