Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Ел китабы» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә беренче урынга Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, якташыбыз – Разил Вәлиевның «Годы тревог и надежд» дип исемләнгән китабы лаек булды. Анда авторның милли мәгариф, тел, мәдәният һәм дин турында мәкаләләре һәм интервьюлары урын алган. Әйтергә кирәк, «Ел китабы» бәйгесендә җиңүчеләр Татарстан китапханәчеләре күзәтүләре буенча билгеләнде – алар 2018 елда нәшер ителеп, ел буена иң күп укылган китапларны ачыклаган. Конкурс 34 ел дәвамында уздырылып килә һәм иң дәрәҗәле конкурсларның берсе буларак бәяләнә. Җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнә. Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Милли китапханәсе.

ТАССРның 100 еллыгы Китапханәләр көне белән бергә туры килде. Бу ике күркәм бәйрәмне берләштереп, Түбән Камада рейска «әдәби трамвай» чыкты. «Бүген без пассажирларга республика тарихы, Түбән Каманың әһәмиятле вакыйгалары турында сөйлибез, болар барысы да шигырьләр һәм әдәби викторина белән үрелеп бара», – ди Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова. Китапханәчеләр бәйрәм атмосферасы булдыру өчен күп тырышлык куйган: фотолардан күргәзмә оештырганнар, салонда татар җырлары яңгырады, медиаэкранда тарихи кадрлар күрсәтелде. Ә Китапханәчеләр көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә виртуаль экскурсия оештырганнар.

ЗАГС идарәсенең виртуаль музеенда «Татар туеның традицияләре һәм гореф-гадәтләре 100 ел эчендә ничек үзгәрде?» рубрикасы урын алган. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бер ай дәвамында хезмәткәрләр татар туе тарихы турында язып, кызыклы фактлар урнаштырып бардылар. Яучылау йоласы, никахның әһәмияте һәм үзенчәлекләре, килен төшерү йоласы турында сөйләделәр. Рубрикада Совет чорында туйларны уздыру рәвеше дә тасвирланды. Аерым чыгарылышта туй ашлары урын алды: кунаклар, килен-кияү, кодалар өчен әзерләнгән милли ризыклар турында яздылар. Рубрика хәзерге заман татар туйларын уздыру рәвеше турында язма белән тәмамланды.

Материалларны Лилия Заһретдинова туплады

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев