Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Республика татар язучылары китапханәләрдә укучылары белән очраша.

1 августта башланып киткән чаралар 29 августка кадәр дәвам итәчәк. «Әдәби десант» Биектау, Кукмара, Әлмәт, Буа, Чирмешән районнарында булды инде. Безнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әдәбият сөючеләрне Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Марс Хафизов, Фәрит Имамов, Нурзия Мирхазова белән аралашу көтә. 23 август көненә билгеләнгән кичәдә, шулай ук, «Кама таңнары» әгъзаларының яңа китапларын да күзаллау мөмкинлеге булачак. Каләм әһелләренең иҗатын яктыртучы һәм әдәби яңалыкларны тәкъдим итүче китап күргәзмәсе бу атнада ук төзеп куелды. 

Аксакаллар шурасы җәй айларында да эшчәнлекне туктатмады. Төрле чараларга йөрделәр, башка район оешмаларының эш тәҗрибәсен өйрәнделәр, китап чыгару мәшәкатьләре белән мәшгуль булдылар. Әйтик, бу атнаның төп вакыйгасы: Болгар авылында чишмә ачуда катнашу. Җәйге тәнәфестән соң дүшәмбе утырышлары янә яңартыла. 19 августта, эшкә йомгак ясап, алдагы планнар турында сөйләшәчәкләр. Төп тема: мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге. Узганында 554 укучы – муниципаль, 129 укучы-республика, 12 укучы бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә җиңүче булган иде. Олимпиадалар саны буенча алда барсак та, аксакалларны балаларның төрле яктан камил үсеш мәсьәләләре, бигрәк тә, милли мәгариф торышы кызыксындыра. Мәктәпләрдә Белем көне тантанасында катнашу сораулары да каралачак. 
  
Батыр җәлилчеләрнең гомере өзелгәнгә 75 ел тула. 11 татар егете 1945 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзаланды. Кызыклы факт: Муса Җәлилне күреп калу бәхетенә ирешкәннәр безнең шәһәрдә дә яшәгән. Сугыш вакытында шәфкать туташы булган Хәят апа аның яралы аягын сөлек белән дәвалаганын Җиңүнең 50 еллыгына багышланган чараларда үзе сөйли. 1995 елда матбугатта истәлекләре дә басыла. Ә менә күп еллар Түбән Кама районы мәгариф системасы белән идарә иткән Нәкый Әхмәтшин 13 яшендә шагыйрь белән, ул колхоз идарәсенә кергәч, күзгә-күз очрашып алган. Мәгариф ветеранының әле сугыш башланганчы ук булган бу вакыйга турында Суфиян Минһаҗевның «Нәкый ага Җәлилне күреп калган» дигән язмасы «Туган як»та 2006 елның 18 февраль санында чыккан иде. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев