Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

КВН җиңүчеләре ачыкланды, ә «Зур фестиваль»гә кайчан барасы билгеле түгел әле.

Яшьләр үзәгендә 18 мартта татарча КВН узды. Анда җиде команда катнашты. «Кайнар чәй», «Өч өчпочмак», «Без нормада» кебек исемнәре үк татар яшьләренең зирәклектә һәм шаянлыкта ярышырга үзебезчә әзерләнүен күрсәтә. Мәзәкләр язу, чыгыш ясау осталыгына Чаллыдан килгән белгеч белән шөгыльләнгәннәр. Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынга «Фәрештәләр» (медицина көллияте) һәм «Сабантуй батырлары» (педагогика көллияте) лаек булды. Булачак шәфкать туташлары медицина темасын сайлаган, юмор чыгышлары өчен анатомия кабинетыннан кеше скелеты, йөрәк муляжларын да алып торганнар хәтта. Казанда узачак зур уенга гран-при иясе, ягъни эшче яшьләрнең җыелма командасы барырга тиеш.

«Туган авылым Иштирәк» дигән өр-яңа китап тәкъдим ителәчәк. Әле генә басылып чыккан 500 данәнең берничәсен автор Вагыйзь Сәйфуллин 20 мартта Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бүләк итте. Материалларны ул Уфа һәм Казан архивы чыганакларына һәм өлкәннәр хатирәләренә таянып туплаган. Авылның 1784-1918 елгы метрикә кенәгәләре һәм 1929 елдан килүче хуҗалык китабы мәгълүматларын да өйрәнгән. XIX гасырда анда бакыр эретү заводы эшли. Якын-тирәдә беренче булып «Трактор» колхозы оеша. Бөек Ватан сугышы белән бәйле фактлар күп. Телефон булмаганга, афәт килү хәбәрен мәктәпкә сузылган радио аша ишетәләр. Икенче көнне үк Чаллы хәрби комиссариаты аша Иштирәктән 192 кеше сугышка китә, 90ы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый. Китапханәчеләр яңа басма белән озакламый тулырак таныштырып булыр дип ышанып кала.

Тукай варисларын барлар чак җитә, бүләкләре дә кайтты инде. Дүрт еллык тарихы булган «Без – Тукай варислары» төбакара бәйгегә 39 нчы балалар бакчасында ныклап әзерләнәләр. Максат: гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатын чагылдыру. Әкиятләрен сәхнәләштерүгә, шигырь сөйләү осталыгына 5-7 яшьтәге балалар төрле номинацияләрдә көч сынашачак. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан өстәмә бирем дә бар: өй эше итеп, туган як табигате тасвирланган рәсемнәр алып киләсе. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак. Аларны билгеләп үтү өчен бу атнада оештыручылар Казаннан матур рәсемле бүләкләр алып кайтты. Чара 23 апрельгә билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев