Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Татар халык җырын башкаруы белән Гран-при алган.

Каенлы авылы халык театры җитәкчесе Разия Якупова ике ай элек Мәскәү мәдәният департаментының авыл клублары өчен оештырган бәйгесендә катнашырга теләк белдергән. Читтән торып үткәрелгәнгә, шарты бер: видеоязмалар җибәрәсе иде. Разия ханым өч җыр сайлаган, араларында «Су буйлап» дигән халык җыры да бар. Барлыгы 17 төбәктән, шул исәптән, Калуга, Камчатск, Орел, Тула, Төмән, Краснодар өлкәләреннән төрле милләт вәкилләренең язмалары килгән. Ямал-Ненец автономияле округыннан да булган, ә безнең республикадан икәү, тагын Сарман кызы катнашуы билгеле. 115 башкаручы арасында безнең якташыбызга жюри «Эстрадный вокал» номинациясендә иң югары бәя куйган. 

22 июльдә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Татар китабы күпкә өлкәнрәк, әлбәттә, чөнки беренче басма әсәрләр шәхси нәшриятларда чыгарылган. Татарстан китап нәшрияты Казан үзәгендәге Бауман урамында ике кибет тота. Быел Язучылар берлеге белән берлектә, һәр районда китап бәйрәме үткәрүне максат итеп куйганнар. М.Мәһдиев, Г.Камал, Г. Ибраһимов кебек классик язучыларның әсәрләре нәшер ителәчәк. Юбилей елында күбрәк китап чыгару мөмкинлеге каралганга, исемлектә хәзерге заман язучылары да аз түгел. Түбән Кама каләм әһелләреннән Нурзия Мирхазованың «Гөлбакча» китабы дөнья күрде. Аның балалар өчен язылган хикәяләре мавыктыргыч табигать белән сокланырга чакыра һәм тирә-як мохитне танып белергә өйрәтә. Бизәлеше төсләргә бай, рәссам Фәридә Ризаева һәр рәсем аша файдалы мәгълүмат җиткергән. Әйтик, пион, хризантема, роза белән беррәттән кашкарый, дәлия кебек чәчәкләрне дә таный башлыйсың. Бу атнада китапның 3 мең данәдә чыгуы хәбәр ителде. 
      
«Кичке уеннар»да авыл мохитен һәм туган нигезне искә төшерәчәкләр. Түбән Камада яшәүчеләр республиканың барлык почмакларыннан килеп төпләнеп, әлегәчә үз районнары белән элемтәне өзмәскә тырышалар. Халыклар дуслыгы йортында 28 июль көнне узачак кичәдә төрле төбәк сөйләмен, көен, җырын ишетеп булачак. Чираттагы күңел ачу программасы «Туган ягым – яшел бишек» дип атала. Катнашучыларның һәрберсе туган авылы, җиләкле җәй, печән өсте белән бәйле шигъри юлларны, мәкальләрне, хәтта мәзәкләрне сөйли алачак. Кунак итеп чакырылган һәвәскәр җырчылар «Туган як», «Балан» җырларын башкарырга әзерләнә. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев