Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумында һәм Милли шураның киңәйтелгән утырышында безнең делегатлар да катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы оештыруындагы бу ике чарага, вәкилләр Россиянең 63 төбәгеннән һәм 29 чит илдән килгән. Кичен кунакларны «Казан» бию ансамбленең «Зәңгәр шәл» хореографик спектакленә чакырдылар. Төп чаралар икенче көнне «Корстон» күңел ачу-сәүдә үзәгендә барды. Биредә татар халык ашлары күргәзмәсе дә оештырганнар. Президент Рөстәм Миңнеханов остаханәләрдә өчпочмак, талкыш кәләвәсе ясауларын карап узды. Шул ук көнне Милли шураның киңәйтелгән утырышы җыелды, чакыру алучылар исемлегендә конгрессның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев та бар иде. 19 декабрьдә делегатлар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларына старт алу тантанасында катнашты. Бездән барган Рифнур Зәйнуллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов андагы аралашулардан канәгать калганнар.

Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел уңаеннан К.Тинчурин театрында «Яктырак йолдыз янадыр...» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. М.Мәһдиев 1930 елның 1декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа. Әдәбиятка алтмышынчы елларда «Без кырык беренче ел балалары» повесте белән килеп керде ул. «Фронтовиклар», «Торналар төшкән җирдә», «Кеше китә – җыры кала», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре теленең садәлеге, халык авыз иҗатын оста кулланышы белән аерылып тора. Кеше кайда гына яшәсә дә, аның өчен туган туфрагы изге булуы турында 1983 елда һәм 1990 елның 22 декабрь очрашуында «Җидегән чишмә» сәхнәсеннән дулкынланып сөйләвен түбәнкамалылар әле дә хәтерли.

Илдус Гобәйдуллин иҗатын очрашу кичәсе оештырып искә алдылар. Халыклар дуслыгы йортында узган «Җитсә иде гомерем...» исемендәге әдәби-музыкаль кичәгә арабыздан вакытсыз киткән Илдус аганың тормыш иптәше, Азнакай якларында яшәүче апасы, Әлмәттән энесе дә килгән иде. Түбән Камада 1974 елда төпләнеп калган авыл егете тормышын шәһәр төзелеше белән бәйли. Каләм тибрәтүе яшьтән башлана, шигырьләрен алты тапкыр басма итеп чыгаруга ирешә. «Кама таңнары» җәмгыятендәге каләмдәшләре әйтәсе фикерен күңелгә үтеп керерлек һәм гади телдә язуын билгеләп үттеләр, аңа багышланган юлларны укып уздылар. Кичә истәлекле хатирәләр, М.Мөхәммәтшин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды һәм бик җылы аралашу халәтендә узды.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев