Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Ялчыгол укуларында безнең китапханәче дә чыгыш ясады.

Быелгы җиденче чара Зәй районы Имәнлебаш авылында татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды. Аның хөрмәтенә Зәйдә мәчет аталган, исемен йөртүче урамда истәлек билгесе бар, музее эшләп килә. «Хәзерге милли-мәдәни тормышыбызда Таҗетдин Ялчыгол мирасының әһәмияте» исемле фәнни-гамәли конференциядә нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, тарихчылар тарафыннан аның иҗатын алга таба ачыклау һәм саклау мәсьәләсе күтәрелде. Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипованың «Түбән Кама җирлегендә Таҗетдин Ялчыгол эзләре» дигән темага чыгышын профессор Хатыйп Миңнегулов аерым билгеләп үткән. Безнең докладчыбыз фикеренчә, Ялчыголның бу як авылларда үткәргән тормышына кагылышлы фактлар аз, тема тирәнтен өйрәнүне таләп итә.

Шамил Рәкыйпов сугыш темасына язганда хәрби архивлардан кулланган. 22 сентябрьдә язучыга 90 яшь тулган булыр иде. 2005 елда дөнья куйган эзтабар әдип татар батырларын сурәтләүче китаплары аша танулы. Әсәрләре шәһәребез милли китапханәсендә күргәзмә итеп тәкъдим ителә: «Чәчәкләр сөйли белә» (1967) повесте күкрәге белән амбразураны каплаган якташыбыз Барый Шәвәлиев, ә «Таңнар һаман матурмы?» (1970) исемдәгесе татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин турында. Батыр Гази Заһитов, хатын-кыз очучылар Мәгүбә Сыртланова белән Ольга Санфироваларга багышланган романнары һәм хикәяләре, публицистик язмалары өчен фактлар туплау максатыннан, ул сугыш урыннарында булган, шаһитлар белән очрашкан, архив чыганакларын өйрәнгән.

Ярминкәдә майны гөрәнкәләп сатучылар да булды. Ял көннәрендә шәһәр халкы кышка яшелчә запасы алырга базарларга хәзер ешрак чыга. Ә бит элекке заманнарда базар аралашу урыны саналган. Узган шимбәдә күрше районнан килгән бер фермер гаиләсе атланмайны сатуга тигез кисәкләргә бүлеп куйган иде. Шуңа игътибар итүчеләр тарихи үткәнгә кайтып алды. Бер ханым илленче елларда әнисенең базардан сап-сары авыл маен шулай гөрәнкә итеп алып кайтканын искә төшереп узды. Үлчәп тә күрсәттеләр: чыннан да, һәр кисәкнең авырлыгы 400 грамм тирәсе. 1 гөрәнкә яки 1 кадак 409,5 грамм дигән сүз. Татарлар борынгы Болгар чорыннан ук кулланган үлчәү берәмлекләренең кайберсе әле дә кулланышта. Әйтик, бер түтәрәм ипи – бербөтен икмәкнең чиреге, ә пөдәүкә, коштабак белән үлчәү узган гасырда да йөргән. Пот (16,38 кило), аршын (71,12 см), чакрым (1,067 км) сүзләре бүген дә саклана.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: