Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Театр елын сәхнә әсәрләре күрсәтеп йомгаклыйлар.

Каенлы мәдәният йортында «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дигән кичә үткәрелде. Халык театры үзешчәннәре классик әдәбиятка да мөрәҗәгать иткәннәр, программа К.Тинчуринның «Хикмәтле доклад» һәм Г.Камалның «Беренче театр»ы күренешләреннән башлана. Замана темаларына тамашачылар Д.Салиховның «Коткарыгыз, каравыл», Ф.Буляковның «Әбиләргә тагы ни кирәк» спектакльләреннән өзекләр карый алды, ә укытучылар Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге», балалар бакчасы коллективы Х.Ибраһимовның «Кызыма килер йөз кеше» пьесаларын сайлаган. Шул ук чыгышларны Ташлык кичәсенә сәхнә күчтәнәче итеп алып бардылар. 30 декабрьдәге Яңа ел кичәсен дә Каенлы үзешчәннәре театр күренешләре белән баетты.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында күргәннәрен делегат Васил Камалов, беренче чиратта, Аксакаллар шурасында җиткерде. Иң зур тәэсире шул: читтә яшәүче татарлар туган телебезнең кадерен белә! Сан-Францискодан Оркыя Сафа милли бәйрәмнәрне пәрәмәчләр пешереп каршылауларын, үзләрендәге татар тормышын саклауларын пленар утырышта тулы залга сөйләп узган. Фәннәр академиясендә Алтын Урда тарихына кагылышлы һәм башка темаларга лекцияләр тыңлаганнар. Чараларда да, тәнәфесләрдә дә аралашу туктамаган. Мисалга, Франциядән килгән вәкил республикабыз казанышлары турында басма чыгарырга тели, сәнәгатебез, хәтта, Камада балык тоту маҗаралары белән дә кызыксынган. Кипрда яшәүче ханым бүләккә самавыр сайлап алган, чәйгә еш җыелалар ди, интернет аша хәзер җырлар, халык уеннары хакында киңәшләшеп тора икән.

Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулды. Ул 1898 елның 29 декабрендә мулла гиләсендә дөньяга килә. «Хөсәйния» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укыган әдип әдәбиятыбызга «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал» драмалары һәм» «Хуҗа Насретдин» комедиясе белән генә түгел, татар халык иҗатын өйрәнүче зур галим буларак та кереп калды. Фольклор җыентыклары берничә томлы, фразеологик сүзлекләре 50 меңгә якын берәмлектән тора. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбиятыбыз аксакалы» исемендәге кичә барышында 8 нче мәктәп укучылары һәм көллият студентлары аның җырларын да тыңладылар, спектакльләреннән өзекләр дә карый алдылар.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев