Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Түбән Камада яшәүче милләтләр саны 50дән артык, ундүрте милли-мәдәни автономия буларак эшчәнлек алып бара.

11 милли оешма Халыклар дуслыгы йортында аерым кабинетларга ия. 5 декабрьдә старт алган «Дуслык дәресе» проекты чараларында шул бүлмәләрдәге музей экспонатлары белән таныштыру күздә тотыла. Проект апрель аена кадәр дәвам итәчәк, экскурсияләр атнага өч тапкыр каралган. Узган атнада 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары төрле халыклар мәдәнияте, оешмалар эшчәнлеге турында тыңлады. 6 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле балалар килде. Төрле микрорайоннан җыелган 30 тамашачы өчен концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннары чәй өстәленә чакырдылар.

10 нчы мәктәп китапханәсендә Суфиян Минһаҗев һәм Әлфия Сибгатуллина белән әдәби очрашу узды. Кунаклар бүләккә быел чыккан китапларын да алып килгәннәр. Әлфия ханымның «Яндуа чишмәсе» исемендәге икенче җыентыгы әле яңа гына басылды. 8-9 нчы сыйныф укучылары аның заводта эшләп тә шигырь язарга ничек вакыт табуы белән кызыксындылар. Каләм иясенең җавабы шул: илһам килү вакытка да, урынга да бәйле түгел, хисләр ташкынына эчке кичерешләр этәрә. Ә Суфиян ага сугыш чоры мәктәбен искә төшерде: класслар суык, дәфтәр урынына гәҗит кисәге, буш кырыйларына сүзләр язу өчен караны мич корымына су кушып ясыйсы... Балачак хатирәләрен һәм армия хезмәте, милли мәгариф турында язмаларын Россиянең атказанган укытучысы «Җилкенеп яши күңел» дигән беренче китабына туплаган. Юмор бүлегенә караган сораулар да булды.

Сишәмбе көнне «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Эчелә чәй – күңелдә җәй!» дигән чара узды. Кичә кунагы Рәмзия Вәлиева җир җиләге, бөрлегән турында шигырьләре белән җәй хозурлыгын искә төшереп, ял итүчеләргә кояшлы кәеф бүләк итте. Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре чәй пешерү һәм тәмләп эчү серләренә кагылышлы бай мәгълүмат әзерләгән. Төп кагыйдәсе шул: мәтрүшкә, бөтнек, җиләк яфракларын чәйнеккә чеметеп кенә кушасы, гомумән, үләннәрнең шифасын бик белеп эчәргә кирәк. Сортлары яфракны җыю, киптерү, эшкәртү ысулына бәйле. Чәйне 6 минут төнәтергә киңәш ителә, көн дәвамында кат-кат җылытылганы файдасын югалта. Халыкара чәй көненә багышланган теманы үзәк китапханә каршында эшләүче «Яшьлегем чишмәләре» клубы очрашуында да дәвам иттеләр. Башваткычлары бик кызыклы: алма, миләш, кишер, карлыган, чөгендер, чиядән ясалган чәй төрләрен күз йомылган хәлдә атасы иде.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев