Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Өлкәннәр көне белән котлау шигърият дулкынында узды.

8 октябрьдә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне «Безнең гомер – байлык ләбаса» дип аталган әдәби кичәгә чакырдылар. Чараны Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Мәрхәмәт» проекты кысаларында әзерләгән. Мирзанур Шәйморзин шигырьләрен тыңладылар, Кәүсәр Камалиев башкаруындагы моңлы көйләргә кушылып күңел ачтылар. Ә шигъри табышмак, мәкаль әйтүдә тапкырлыгын күрсәтүчеләр бүләк тә алды: китапханә рәссамы Регина Ибраһимова, бүләккә тышында алтын көз мизгелләре тасвирланган блокнотлар әзерләп куйган. Оештыручы Әнфисә Фәйзетдинова киләсе очрашу темасын да сайлаган инде, «Иң тәмле һөнәр» дигән кичәгә тәмле күчтәнәчләр белән килмәкчеләр.

Татарча диктант язуда барлык теләүчеләр катнаша ала. Дүртенче тапкыр уздырылучы ул акция 19 октябрьдә була. Максаты – татар әдәби телен кулланучылар даирәсен киңәйтү. Ни дәрәҗәдә хатасыз яза алуын ачыкларга теләүче түбәнкамалыларны татар конгрессы бүлеге Халыклар дуслыгы йортына (Химиклар ур., 74 б) чакыра. Нефть химиясе һәм медицина көллиятләре студентлары катнашырга теләк белдергән инде. Текстны КФУның татар теле филологлары билгели, ә аны укырга, оештыручылар медицина көллиятенең татар теле укытучысы Илһамия Зәйнуллинаны җәлеп итәргә булганнар. Безнең мәйданчык кураторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Вилданова Зөһрә Рифхат кызы, «Татарча диктант» нәтиҗәләренең 30 көннән дә соңламый җиткереләчәген хәбәр итте.

Театр фестивалендә авыл клублары да катнашырга тели. Бәйгене «Келәм» яшьләр үзәге оештыра. Хәзергә 10 заявка кергән, өчесе мәктәпләрдән, Каенлы татар халык театры, мәсәлән, Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» спектаклен күрсәтергә әзерләнә. Шарт буенча, үзешчән коллектив яртылаш яшьләрдән торырга тиеш. Сәхнә әсәре татар, рус, чуваш һәм башка телләрдә куелырга мөмкин. «Келәм» үзәге фестиваль үткәрүгә грант акчасына алынды. Яшьләр белән эшләү белгече Филиция Габдуллина «Театр яктылыкка, нурга илтә» проектын төзеп, март аенда «Татнефть» компаниясе конкурсына җибәргән иде. Откан 154 мең сум, яшь театр коллективларын үстерүгә юнәлтелә. Катнашучылар чыгышына, жюри 1 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр бәя бирәчәк. Гран-при бүләге 40 мең сум күләмендә икәне билгеле.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X