МИЛЛИ ХӘЯТ
Хәтер көнен «Тарих сәгате» үткәреп искә алдылар.
Милли китапханә хезмәткәрләре медицина көллиятендә «Ватаным тарихы битләреннән» циклы буенча чара үткәрде. Булачак шәфкать туташлары һәм фармацевтлар тарихи үткәнебезне тасвирлаган әдәби әсәрләр белән таныштылар. Теманы дәвам итеп, мәчеттә мөслимәләр игътибарына репрессиягә дучар ителгән дин әһелләре турында сөйләделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. А.Гыйләҗевның «Ягез, бер дога», М.Галәүнең «Мөһаҗирләр», И.Сәлаховның «Колыма хикәяләре» әсәрләре белән беррәттән тыңлаучыларда Марий Эл музее турындагы язмалар да кызыксыну уятты. Анда ГУЛАГ корбаннарының хәлен яктыртучы 5000 экспонат саклана, ә музей үзе сталинизм чорындагы сәяси төрмә бинасында урнашкан икән. Бүген ил буенча ул чорга багышланган 10 музей билгеле.
Башкортстанда Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Бездән барган Түбән Кама башкорт җәмгыяте җитәкчесе Гали Хәсәнов интернет аша төп чаралардан мәгълүмат җиткереп торды. 18 октябрьдә Башкорт дәүләт университетында халык шагыйре истәлегенә бюст ачудан башланган чаралар, Уфада һәйкәленә чәчәкләр салу, «Мостай» фильмын карау белән дәвам итте һәм тантаналы кичә белән йомгакланды. М.Кәрим 1919 елның 20 октябрендә крестьян гаиләсендә туган, 2005 елда дөнья куйган. Университетны ул нәкъ сугыш алдыннан тәмамлый, фронтта татар телендәге газеталарда хәбәрче булып хезмәт итә. Беренче шигырьләре 1930 елда татар телендә Башкортстанның Чишмә районы «Сталинчы» газетасында чыккан. Барысы 100дән артык шигъри китабы һәм дистәгә якын пьесалары бар. Түбәнкамалыларга әсәрләрен аның үзе башкаруында тыңларга насыйп булды. Шагыйрь 2000 елның 16 декабрендә «Җидегән чишмә» кичәсенә очрашуга килгән иде.
Нефтехимиклар хезмәт ветераннары өчен Болгарга сәяхәт оештырды. Узган шимбәдә булып узган автобус экскурсиясенә ветераннар советыннан Аксакаллар шурасы әгъзалары да чакыру алган. Пенсиягә «Нефтехим» заводларында эшләп чыккан Васил Камалов һәм Рәис Батыршин тарихи урынны әйләнеп кайтуларыннан бик канәгать. Ак мәчетне күргәннәр, музейда Болгар чоры эш кораллары, көнкүреш кирәк-яракларыннан, рәсми кәгазьләрдән торган археология һәм этнография коллекцияләре белән танышканнар. Болгар музей-тыюлыгы 1969 елда төзелгән, ә 2014 елда ул Бөтендөнья мәдәни мирасы объекты дип игълан ителде.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев