Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Республика күләмендә оештырылган «Җәлил укулары» бәйгесендә шигырьләр төрле телләрдә яңгырады.

Октябрь аенда старт алган II Халыкара әдәби бәйгенең хәзер икенче туры бара. 24 ноябрьдә Тукай муниципаль районының Иске Абдул авылында оештырылган зональ турга республиканың 9 районыннан 160 катнашучы җыелды. Бәйгенең төп шарты: Муса Җәлил шигырьләрен һәм фронтовик шагыйрьләр әсәрләрен төрле телләрдә сәнгатьле итеп уку. Түбән Камада муниципаль сайлап алу турын уңышлы узган 24 катнашучының уникесе татарча, унбере рус телендә чыгыш ясады, ә бер укучыбыз «Дөнья халык телләрендә башкаручылар» номинациясен сайлаган иде. Бәйгенең ярымфинал нәтиҗәләре 20 декабрьгә кадәр, ә финалга чыгучылар исемлеге киләсе елның гыйнварында билгеле булачак.

Туган як тарихын өйрәнүдә эшчәнлекне тагын да киңәйтү күздә тотыла. Иҗтимагый советның 29 ноябрьдә узган утырышында бу юнәлешкә кагылышлы сораулар буенча фикер алышу үтте. Төп бурычларның берсе: Түбән Кама муниципаль районының Зур энциклопедиясен әзерләү һәм нәшер итү. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзалары әлеге теманы үз утырышларында да дәвам итәчәк. Авыллар тарихын яктыртучы китаплар чыгаруда грант ярдәмен файдалану мөмкинлекләрен карыйлар. Грант алуга ирешү өчен, беренче чиратта, коммерцияле булмаган оешма исемендә раслану кирәк булачак. Көн тәртибенә кертелгән әлеге оештыру мәсьәләләрен хәл итү буенча җәмгыять әгъзалары ел ахырына кадәр анык карарга килергә тели.

«Ак калфак» ансамбле репертуарын яңарта. Ноябрьдә репетицияләр янә уңышлы гына башланып китте һәм аларга «Ак калфак» рәтләренә быел гына килеп кушылучылар да йөрергә теләк белдерде. Вокал буенча шөгыльләнү дәресләрен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова дәвам итә. Быелгы сезонны узган ел өйрәнелгән «Ай, былбылым» һәм «Зиләйлүк» (Габдулла Тукай сүзләре, халык көе) җырларын кабатлаудан башлап җибәрделәр. Алга таба яңаларга алыну да күздә тотыла. Әйтик, «Уйна, гармун, уйна!» җырын сайлауны үзешчәннәр хуп күрде инде.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X