Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Туган тел декадасы чаралары Халыклар дуслыгы йортында 10 февральдә башланып китте.

Атна дәвамында чуваш халкы эпосларын, үзбәкчә Навои шигырьләрен, әзербайҗан телендә Низаминың «Ләйлә һәм Мәҗнүн» поэмасы юлларын, таҗик көйләрен тыңлап булды.13 февральдә «Удмуртия – чишмәле туган ягым минем» дигән әдәби-музыкаль кичә узды, бию буенча мастер-класс та үткәрделәр. Керәшен сөйләме үзенчәлеге кием атамаларыннан да күренә, рус җәмгыяте поэзия кичәләренә чакырып торды, әрмәннәр «Терендез» бәйрәме белән урамга ук чыкты. Ә бу атна башында татар конгрессы бүлеге «Туган телем – иркә гөлем» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Алга таба башкортлар тамашачыларны курай көенә салынган шигырь юллары белән, ә украиннар Шевченко поэмаларын укып сокландырды. Мари оешмасы «Конга Пайрем» тамашасы әзерләгән. Ә 21 февральдә татар драма театрында кунаклар өчен, төрле милләт балалары чыгышларын берләштерүче зур концерт белән билгеләп үтелде.

«Тылсымлы микрофон» бәйгесе сәләт ияләрен барлады. Дүртенче муниципаль конкурс чыгышларын бәяләргә «Шаян-ТВ» режиссеры Илназ Сибгатуллин да чакырылган иде. Шәһәр мәдәният йорты оештыруында 25 катнашучы концерт, уен-тамаша, әдәби очрашу, музыкаль кичә һәм башка калыпта чара алып бару осталыгын күрсәтә алды. Татар телендә сәнгатьле укуы, җырлау сәләте белән үзенә карата алган 13 яшьлек Алия Хамадиева, мәсәлән, хәзер үк «Шаян-ТВ» программаларын алып баруда үзен сынап карый ала. 7 яшьлек Кәрим Рәхмәтуллин һәм 13 яшьлек Илназ Сәләхиев чыгышлары да тамашачыны җәлеп итәрлек. Ә Рифат Гатауллин инде 10 яшендә үк кичәләрне ике телдә шома алып бара. Иң яхшылар Мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелде, иҗади кастингларга чакырылды.

Китап киштәләрен укучылар үзләре дә тулыландыра ала. 14 февральдә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә Факил Сафин җитәкчелегендә килгән Яр Чаллы кунаклары китаплар бүләк итте. Әдәби яңалыклар арасында Әлфия Садыйкованың әле генә басмадан чыккан «Дөнья тәгәрмәче» повесте дә бар. Китап бүләк итү акциясенең быелгысы шулай башланып китте. Атна дәвамында мәктәпкәчә мәгариф тәрбиячеләре, пенсия фонды хезмәткәрләре балаларга кызыклы булырлык рәсемле китаплар алып килде. Үзәк китапханә фондында 43 меңнән артык басма исәпләнә, 6 мең тирәсе татар телендә. Китапның артыгы юк, шәһәрдәшләребез китергән Тукай шигырьләре, Туфан Миңнуллин пьесалары, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы кебек классик әсәрләр алга таба да күп укучыларын табар әле. Яңамы ул, яисә кулланышта булганмы, һәр данә теркәлү узачак һәм фондка тапшырылачак.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев