Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин турында хатирәләр онытылмый.

Түбәнкамалыларның аның турында үз хатирәләре. 1988 елның февралендә «Җидегән чишмә»нең чираттагы кичәсенә чакырылды ул. СССР Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Миңнуллинны Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенең җиденче лауреаты буларак кунак итәләр. Яшь шагыйрь чыгышын кызыксынып тыңлыйлар. Сәхнәдән аңа көнүзәк сорауларга җавап тотарга туры килә. Очрашу шигырьләренә язылган лирик җырлар белән үрелеп бара. Аеруча кайбер җырларын, ялгышып, халык сүзләренә дип атаулары күңеленә хуш килә. Иҗаты халыкчан дигән сүз бу.

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә китап уку гадәте электән килә. Ошаганын үзләре сайлап алалар да, укыгач ук, янә шкаф киштәсенә китереп куялар. Туплама әллә ни зур түгел, гадәттә, ял итүчеләр өйдән алып килгәнне өсти икән. Алар белән рәттән «Кама таңнары» берләшмәсенең А.Усачева, Н.Гаптуллин, Н.Мирхазова Н.Тукмачев, Н.Баязитова һәм башка каләм ияләребез тапшырганнары да урын алган. 27 марттан, вакытлыча, ял итүчеләр кабул ителми. Әдәби очрашулар да туктатылды. Соңгысы март башында, Тукай китапханәсенең «Мәрхәмәт» проекты кысаларында, узган иде. Шигърият сәгатеннән соң Р.Имаев, Р.Нәбиуллина, Р.Габбасова үз җыентыкларын бүләк итеп калдырдым.

Илдар Хәйруллинның 1999 елгы «Беренче апрель» дигән тәүге җыентыгыннан соң юмористик хикәяләре тагын дүрт тапкыр нәшер ителгән. Язучылар берлеге таныклыгын аңа 2006 елда Халык иҗаты йортында тапшыралар. Туфан Миңнуллин да килә. Халык язучысы аның иҗаты һәм, гомумән, тормыш итүе турында гел белешеп торган. «Ерып чыгарбыз...» дигән китабына кереш сүзендә: «...ул көлкеле булсын дип көчәнми, нәкъ тормыштагыча тасвирлый...» дип яза. 2017 елда, «Шулай була күрмәсен» дигән бишенче китабы чыгу уңаеннан, иҗатташлары Тукай китапханәсендә бик җылы котлау кичәсе оештырды. Остазы Фәтхулла ага Абдуллин төртмәле телле хикәяләрендә фәлсәфи көч булуын билгеләп үтте. Чыннын да, бездә үзебезнең татар халкына гына аңлаешлы мәзәк хәлләр булгалый. Шундый фикердә иҗат итүче каләм иясенең бер көне дә язмыйча үтми, яңа язмалары белән «Туган як» даими таныштырып тора. Инде алтынчы китабына да «юмор капчыгы» тулган. Исеме... хәзергә билгесез әле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X