Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Шәҗәрәләр төзүче Мансур Ганиев Казан кооператив институты чарасында катнашты.

Уку йорты каршында эшләүче Татар мәдәният үзәге очрашуны ТАССРның 100 еллыгы кысаларында оештырган. Казанның 15 мәктәбеннән җыелган укучы үз гаилә тарихы турында проектлар тәкъдим иткән, кунакларны каллиграфия сәнгате остасы Нәҗип Нәккаш иҗаты белән дә таныштырганнар. Дамир Гарифуллин 500 шәхескә шәҗәрә эшләве, ә Мансур ага Әлки районының дүрт авылына нәсел агачы төзү тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Институт ректоры Алсу Нәбиева мондый чараларны республика югарылыгында үткәрмәкче. Быел гына ачылса да, мәдәният үзәгенең инде үз музее бар икән. Биредә шамаилләр, татар зыялыларының фотосурәтләре, Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган аудиоязма саклана. Мансур ага алган тәэсирләрен безнең яшьләребезгә дә җиткерергә тели.

Этаптан кайткан калакны зал буенча йөртеп карадылар. 30 октябрьдә Кол Гали исемендәге китапханәнең уку залында шәһәр китапханәчеләре игътибарына сәяси репрессия корбаннарын яктыртучы әсәрләргә тирәнтен күзәтү ясалды. Чыгыш ясарга язучы Фәтхулла Абдуллинны да чакырганнар. Теманы дәвам итеп, төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы Альберт Саттаров «Мең сынаулар үткән язмыш яки Иж-Бубый мөгаллиме Ситдыйк Саттаров» дигән мәкаләгә тукталып узды. «Мәйдан» журналы (3ноябрь, 2017ел) бастырган юлларда аның әтисе турында сүз бара икән. Педагогия институтында укытканда биология фәненнән гыйльми дәрәҗәгә ия булырга тиешле белгеч, «халык дошманы» ярлыгы тагып, 1938 елда кулга алына. Ерак Көнчыгыш лагерьларыннан ул сигез елдан соң гына әйләнеп кайта. Шул авыр елларны иңгә-иң бүлүче татар чордашыннан калган алюмин калакны Саттаровлар гаиләсендә бүгенгәчә ядкарь итеп саклыйлар.

Стипендиатлар рәтендә безнең студентыбыз да бар. 4 ноябрьдә Әлмәт татар драма театрында күренекле татар шагыйре Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе быел өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләгән. Ундүртенче тапкыр үткәрелүче әдәби кичәдә, шулай ук, ун студентка стипендия тапшырдылар. Казан, Казахстан, Алабуга уку йортлары студентлары рәтендә сәхнәдән Түбән Кама педагогика көллиятендә белем алучы Лузия Хәбибуллина исеме дә аталды. 2 курс студенты әлеге бүләккә шигъри иҗаты өчен лаеклы.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X