Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиягә быелгы уку елында тәүге килүчеләрне 6 параллель сыйныфка кабул иттеләр. Беренче сыйныфка багышлау тантанасы бәйрәм рухында узды һәм тагын 152 бала үзен гимназия укучысы дип саный ала. Бүләк итеп, нефтехимиклардан бик матур китаплар таратылды. Рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән басмада «Түбән Кама Нефтехим» тарихы тасвирланган. «Апуш»...

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиягә быелгы уку елында тәүге килүчеләрне 6 параллель сыйныфка кабул иттеләр. Беренче сыйныфка багышлау тантанасы бәйрәм рухында узды һәм тагын 152 бала үзен гимназия укучысы дип саный ала. Бүләк итеп, нефтехимиклардан бик матур китаплар таратылды. Рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән басмада «Түбән Кама Нефтехим» тарихы тасвирланган. «Апуш» балалар китапханәсе хезмәткәрләре аның никадәр бай эчтәлекле булуын шунда ук сөйләп бирделәр. Менә берничә кызыклы мәгълүмат: шәһәр төзелеше заводларга нигез салу көненнән үк башланып киткән икән һәм 1962 елның 1 сентябрендә үк 1нче мәктәп үз укучыларын кабул итә алган. Шул беренче бина тапшырылганнан соң, нефтехимиклар ел саен уртача бер мәктәп һәм ике балалар бакчасы сафка бастыра. 2000 елга кадәр барлыгы 34 мәктәп төзелеп сафка бастырылган.
* * *
Шәһәр музеенда йорт хуҗалыгы кирәк-яракларын тасвирлаучы интерактив тематик почмак эшли башлады. Хәзерге шәһәр балаларының күпчелеге кул пычкысы, чалгы кебек эш коралларын рәсемнәрдән генә күреп белә. Ә бит безнең якларда борынгы заманнардан ук, игенчелектән кала, итек басу, күн эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Балта осталары беркайчан да эшсез утырмаган. Һәр авылда тимерчелек алачыгы тотканнар һәм төп эш көче саналучы атлар өчен чана, арба, дуга ясаучы һөнәрчеләр булган. Узган гасырда Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Ташлык җирлегендә кулланышта булган хуҗалык әйберләрен Федераль Сабантуйларда да күрсәтәләр. Яңа уку елыннан уздырыла башлаган музей дәресләрендә мәктәп укучыларына ат дагасы, урак, чүкеч һәм башка экспонатларны кул белән тотып карау мөмкинлеге бирелә. Аларның һәрберсе, туган як тарихын өйрәнгәндә күрсәтмә материал буларак, үзенчәлекле әһәмияткә ия.
* * *
Күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Архив туплау дәвам итә һәм материалларның бер өлеше язучы Рабит Батуллада саклана икән. Түбән Кама нефть-химия көллияте студентлары бу фактлар турында Кол Гали исемендәге милли китапханә оештырган әдәбият дәресендә ишетте. Китапханәчеләр тематик күргәзмәгә бик күп материаллар туплый алганнар һәм яшьләр эчтәлекле күзәтүне зур игътибар белән тыңладылар. Язучы, режиссер, җәмәгать эшлеклесенең язмышы гаять фаҗигале. Ул тумышы белән Пенза ягыннан, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, 1910 елдан «Сәйяр» труппасында актер булып эшли. 1937 елда халык дошманы буларак кулга алына һәм бер елдан соң атып үтерелә. 19 ел бер әсәре дә куелмый, ә 1956 елда язучы аклана. 2нче курс студентлары драматургның тормышы һәм иҗаты турында яңа фактлар белделәр, театр һәм ТВ фонды материаллары тупланган диск карадылар. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Кандыр буе», «Американ» һәм башка әсәрләре бүген дә сәхнәдән төшми, ә Г.Камал театры һәр яңа сезонны язучының «Зәңгәр шәл» драмасы белән ачып җибәрә.
* * *
Шәһәребезнең «Апуш» балалар китапханәсе шимбә һәм якшәмбедә гаилә белән ял итү чаралары үткәрә. Әти-әниләре белән килгән нәни укучылар «Бәләкәч» уку залында китап укуны тыңлый алалар, ике телдә мультфильмнар карыйлар. Шунда ук, куллар җитезлеген үстерү максатыннан, әвәләп ясау осталыгына өйрәнеп була. Мәсәлән, «Урман шавы» темасына оештырылган якшәмбе чарасында үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сәяхәт ясадылар. Иң озын гомерле агач кайда үсә, керпеләр үз энәләренә алма яисә яфракларны ябыштыра аламы? Шундый күпсанлы сораулар бирелде. Ә җавапларның кайберсе бик тә гаҗәпләндерерлек. Ишеткән мәгълүматлар аша балалар әйләнә-тирәлекне танып белергә өйрәнә.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: