Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

24нче лицей-интернат беренче тапкыр укучыларны 5нче сыйныфка кабул итте. Быел бу сыйныфта 26 ир бала белем ала. Дәресләрдән соң өйләренә таралалар, чөнки интернатта яшәп уку шартлары җиденче сыйныфтан каралган. Татар телен яхшы белүләре Өлкәннәр көне чарасында ук күренде: малайлар «Туган тел» җырын күңелгә үтеп керерлек башкардылар, биюгә дә осталар. Лицейда...

24нче лицей-интернат беренче тапкыр укучыларны 5нче сыйныфка кабул итте. Быел бу сыйныфта 26 ир бала белем ала. Дәресләрдән соң өйләренә таралалар, чөнки интернатта яшәп уку шартлары җиденче сыйныфтан каралган. Татар телен яхшы белүләре Өлкәннәр көне чарасында ук күренде: малайлар «Туган тел» җырын күңелгә үтеп керерлек башкардылар, биюгә дә осталар. Лицейда математика тирән укытыла, инглиз теленә игътибар зур, төрек теле факультатив рәвештә алып барыла.
 
* * *
83нче балалар бакчасыннан соң М.Җәлил исемендәге 1нче һәм Б.Урманче исемендәге 2нче гимназияләргә укырга керүчеләр саны арткан. Быелгы чыгарылыштан 44 баланың яртысы гимназист булып китте. Бу - узган елгы күрсәткечтән 8 процентка артык. Милли белем бирү торышы балалар бакчаларының мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләвенә нык бәйле. Әлеге бакчаның мәктәпкә әзерлек төркеме 2нче гимназия чараларына еш чакырыла. Уку кабинетлары, китапханә, музей белән танышу традициягә әйләнде. Белем көнендә дә беренче сыйныфка керүчеләрне котларга бардылар.
 
* * *
Яңа киоск ачылды, тик сатуга татар газеталары әлегә берничә данә генә китерелә. Шәхси эшмәкәр бик уңайлы урын сайлаган: Химиклар урамындагы 53нче йорт башындагы юл кырында. Зур кибетләр һәм банклардан чыгуга ук, кроссворд, мода, рецептлар белән тулы газета-журнал алырга була. Хәзергә, нигездә, шундый эчтәлектә генә заказ биргәннәр һәм аңа татар матбугаты басмалары бары берничә исемдә кертелгән. Ассортимент киңәю сатып алу ихтыяҗына бәйле һәм эшмәкәр, беренче чиратта, үтемле булганнарына өстенлек бирә. Заказ декабрьдә яңартылачак.
 
* * *
Кол Гали исемендәге милли китапханә өлкәннәрне «Татар табыны»на җыйды. 2017 ел «Татар милли ашлары елы» дип билгеләп үтелә, шуңа да, үз ризыкларыбызны өйрәнү игътибар үзәгендә. Аларның күптөрле булуы махсус әзерләнгән китап күргәзмәсеннән үк күренә. Күзәтү ясаганда китапханәчеләр данлыклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов рецептларына аерым тукталдылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте һәм хуҗабикәләр, үзләре пешереп алып килгән милли ризык турында рәхәтләнеп сөйләгәннән соң, кунакларны да сыйладылар.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев