Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

33нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларында беренче мәртәбә курай түгәрәге оештырылды. Кулга алуга ук, балалар курайның тылсымына ышана башлый: үзе бик гади кебек, ләкин теләсә ничек өреп кенә көй чыгарып булмый. «Алты-җиде генә булыр тәнемдәге уемнар, миннән башка үтми иде аулак өйләр, уеннар» дигән табышмакка җавапны укытучы Дилшат абыйлары беренче дәрестән үк...

33нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларында беренче мәртәбә курай түгәрәге оештырылды. Кулга алуга ук, балалар курайның тылсымына ышана башлый: үзе бик гади кебек, ләкин теләсә ничек өреп кенә көй чыгарып булмый. «Алты-җиде генә булыр тәнемдәге уемнар, миннән башка үтми иде аулак өйләр, уеннар» дигән табышмакка җавапны укытучы Дилшат абыйлары беренче дәрестән үк аңлатуга кереште. Элек бу уен коралын осталар киптерелгән камыштан яки агачтан ясаганнар һәм борынгы «Тәфтиләү», «Зиләйлүк» кебек халык көйләрен тудырганнар. Моң төшенчәсен җиткерү зур осталык сорый. Өстәмә белем бирүдә тәҗрибәле педагоглардан саналган Д. Әмируллинның укучылары күп, хәзерге вакытта ул 14нче лицей һәм 13нче гимназия укучыларын республика бәйгесенә әзерли. Курайлар җитәрлек, И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда яңа уку елына 700 данә алганнар. Даими методик ярдәм күрсәтелә, бу айда, мәсәлән, курайда уйнау осталыгы буенча махсус семинар узачак.
 
* * *
Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил китаплары Таиланд укучыларында кызыксыну уятты. 13нче интернат-гимназия чакыруы буенча, Түбән Камада чит ил кунаклары булып китте. Алар дәресләрдә, төрле чараларда катнаштылар. Шәһәр белән танышу кысаларында, үзәк китапханәгә экскурсия дә каралган иде. Рус телендә сөйләгәннәрне тәрҗемәче җиткереп торган. Бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова кунакларга Габдулла Тукайның «Китап» шигырен сәнгатьле итеп укыган, Муса Җәлил әсәрләре белән дә таныштырганнар. Татарча исәнләшеп кергән кунаклар, киткәндә, «Рәхмәт, сау булыгыз!» дип, безнең телдә хушлашканнар.
 
* * *
Аксакаллар белән берлектә, шәһәр музеенда «Күңел җәүһәрләре» дигән дәресләр циклы әзерләнә. Аның төп максаты: яшь буынга көнкүреш әйберләре тарихын, милли гореф-гадәтләребезне җиткерү. Кәләпүш, җилән, киез ката, күтәртмәле чабата, чабагыч, кәйлә, келәшчә, өтерге, күрек, дилбегә кебек борынгы милли киемнәр һәм эш кораллары турында укучы балаларга аңлату аксакаллар шурасы әгъзалары катнашында барачак. Укытучы, хәрби белгеч, табиб, хокук белгече, икътисадчы булып эшләгән өлкән абзыйлар зур тормыш тәҗрибәсенә ия һәм аларның сөйләме әдәби татар телендә аралашуның үрнәге булып тора алырлык. Туган як тарихын яктыртучы музей дәресләре октябрьдә башлана.
 
* * *
«Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы революция турында җырлар башкаруга әзерләнә. 25 октябрьгә билгеләнгән әдәби-музыкаль кичәдә пионер һәм комсомол чорында яңгыраган җырларны искә төшерергә уйлыйлар. Тарихи вакыйганың 100 еллыгына үзәк китапханәдә «Хәтер бураны» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Тематик кичә уку залындагы шул күргәзмә тупламасына күзәтү үткәрүдән башланачак. Аралашу клубына йөрүчеләр һич тә кимеми, киресенчә, кызыксынучылар өстәлеп тора. Узган очрашуларның берсендә Кабардин-Балкар Республикасыннан кунакка кайткан бер милләттәшебез дә булып киткән.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X