Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесенең җиңүчесе билгеле. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе оештырган чарада барлыгы 42 тәрбияче катнашты. Рус, удмурт, чуваш милләтеннән булуларына карамастан, барысы да татар телендә иркен аралаша. Турлар нәтиҗәсендә сайланган алты катнашучы бу атна башында финалда көч сынашты. Бәйге таныштыру өлешеннән башланды. Тәрҗемә итүгә корылган телевикторина үткәргәннән...

«Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесенең җиңүчесе билгеле. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе оештырган чарада барлыгы 42 тәрбияче катнашты. Рус, удмурт, чуваш милләтеннән булуларына карамастан, барысы да татар телендә иркен аралаша. Турлар нәтиҗәсендә сайланган алты катнашучы бу атна башында финалда көч сынашты. Бәйге таныштыру өлешеннән башланды. Тәрҗемә итүгә корылган телевикторина үткәргәннән соң, тәрбиячеләр төрле уеннар аша татар теленә өйрәтү күнекмәләрен күрсәттеләр. Өй эше дә булды: балалар белән татар теле дәресен үткәрү барышы буенча 7 минутлык сюжет язмасын әзерләү. Микрофон алдында җырлап яисә шигъри әсәр укып иҗади сәләтне дә ачып бирергә кирәк иде. Татар телендә сөйләшә белү һәм аны тәрбия эшендә куллану осталыгын барысы да югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Нәтиҗәдә, һәрберсенә катнашучы Дипломы бирелде. Өченче урынга - 68нче балалар бакчасыннан К.В.Кузьмина, икенчегә - 72нче бакчадан М.В.Семенова, ә җиңүче исеменә 45нче бакчадан Н.П. Киршина лаек дип табылды.
* * *
Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Онытырга юктыр хакыбыз» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. 30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 1937-38 елларда 1,3 миллион кеше «контрреволюцион җинаять» өчен гаепле табылган. Безнең республикада репрессиягә дучар булганнар 50 меңгә якын исәпләнә. Бигрәк тә иҗат һәм фән әһелләре хаксыз эзәрлекләнү аша үткән һәм татар халкының алдынгы караштагы бер катламы юкка чыккан. Мирсәет Солтангалиев, Җамал Вәлиди, Кәрим Тинчурин, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Сүнчәләй, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев кебек татар зыялылары «халык дошманы» дип җәберләнгән. Фаҗигале дата уңаеннан, 27 октябрьдә китапханәнең уку залында күргәзмәдә тупланган материалларга күзәтү үткәреләчәк.
* * *
Татар чигү үрнәкләре милли күргәзмәдә урын алачак. Бердәмлек көненә Халык иҗаты йорты фойесында төрле халыкларның иҗат эшләрен күрсәтү әзерләнә. Татар конгрессы чигү шөгыленә игътибар бирә, чөнки тарихи мирасыбызда, бизәү төре буларак, чигү сәнгатенең әһәмияте зур. Гасырдан гасырга бизәкләп тукыган ашъяулыклар, чаршаулар, энҗе-мәрҗән белән чигелгән калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур чигүендәге сөлгеләр, алъяпкычлар килен төшкәндә бирнә сандыгында урын алган. Якын-тирә авылларда бүген дә борынгыдан сакланган өлгеләр кулланып чигүчеләр бар. Бәйрәм күргәзмәсе өчен шундый уңган осталарыбызның кул эшләре тиңсез хәзинә булып тора.
* * *
76нчы балалар бакчасына «Сөмбелә гүзәле» бәйгесенә җыелдылар. Чәршәмбедә үткән йомгаклау чарасында шәһәр балалар бакчаларындагы унөч татар төркеменнән катнаштылар. Җыр, шигырь, дөрес итеп җөмлә төзү, логик фикер йөртү буенча сынаулар белән бергә, өй биремен, ягъни көз темасына табигый материаллардан төзелгән композицияне дә күрсәтә алырга кирәк иде. Чыгышлар сокланырлык, ә иң гүзәле 1нче балалар бакчасыннан Азалия Хәсәншина булып чыкты.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев