Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

16 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче» исемендә китап күргәзмәсе эшли, ә 18 гыйнварда политехника көллияте студентлары өчен тематик кичә үтте. Чыганаклар буенча күзәтүне аның тормыш юлы, гаилә шәҗәрәсе, гыйльми эшчәнлеге турында видеоязмалар тулыландырды. Галим күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Татар...

16 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче» исемендә китап күргәзмәсе эшли, ә 18 гыйнварда политехника көллияте студентлары өчен тематик кичә үтте. Чыганаклар буенча күзәтүне аның тормыш юлы, гаилә шәҗәрәсе, гыйльми эшчәнлеге турында видеоязмалар тулыландырды. Галим күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Татар этносын өйрәнгән, XIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торган. Җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнүен дә татар-мөселманнар арасында беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыккан.
 
***
«Күренекле якташларыбызны барлыйбыз» проекты алга таба да дәвам итәчәк. Түбән Кама китапханәчеләр берләшмәсенең еллык йомгаклау семинарында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина үз чыгышында Таҗетдин Ялчыгол темасына тукталды. Быел аның тормыш юлын һәм мирасын өйрәнүгә игътибар тагын да артачак, чөнки күренекле мәгърифәтченең тууына 250 ел тула. Дин галиме, тарихчы табиб булган Таҗетдиннең 1799-1824 елларда Кызыл Чапчак авылында яшәгәне мәгълүм. Имам булган, мәдрәсәдә дини дәресләр укыткан, гарәп һәм фарсы телләреннән гыйльми хезмәтләр тәрҗемә иткән, борынгы кулъязмаларга аңлатмалар язган. Гомеренең соңгы 14 елы хәзерге Зәй районы Мәләм авылында үтә. Имәнлебаш авылында җирләнгән, кабер ташында 1838 елда вафат булуы язылган.
 
***
17 гыйнварда язучы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды. Соңгы биш елда Татарстанның Г.Тукай, РСФСРның М.Горький исемендәге бүләкләре иясе һәм Г.Исхакый әдәби премиясе лауреатының 6 томда «Сайланма әсәрләре» дөнья күрде. 50гә якын әсәр иҗат иткән, ә соңгысы, аның ГУЛАГтагы чорына багышланган «Йәгез, бер дога» автобиографик романы, мадъяр теленә дә тәрҗемә ителде. Әсәрләре театр сәхнәләреннән төшми, мәсәлән, «Яра» повесте буенча спектакль Камал театрында да күрсәтелде һәм Түбән Кама театрында да куелды. 1984 елда татар классигын «Җидегән чишмә»дә кунак иткәннәр иде.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: