Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Муса Җәлилгә багышланган чараларны Оренбург якларында күреп кайттылар. Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы асыл затларының үзара элемтәдә торуларына ерак ара да киртә була алмый. Бу атнада Түбән Кама медицина көллиятенең татар теле укытучысы Илһамия Зәйнуллина һәм Яр Чаллыдан дәреслекләр авторы Розалия Нигъмәтуллина Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында кунак булдылар....

Муса Җәлилгә багышланган чараларны Оренбург якларында күреп кайттылар. Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы асыл затларының үзара элемтәдә торуларына ерак ара да киртә була алмый. Бу атнада Түбән Кама медицина көллиятенең татар теле укытучысы Илһамия Зәйнуллина һәм Яр Чаллыдан дәреслекләр авторы Розалия Нигъмәтуллина Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында кунак булдылар. Шагыйрьнең туган ягы Мостафа авылында музей комплексы эшләве мәгълүм. Дүрт меңнән артык халык яшәүче Татар Каргалысында иң зур урам Муса Җәлил исемен йөртә. Туган көнен 15 февральдә генә түгел, ә атна буе билгеләп үтәләр. Мәктәп директоры Тәүхидә ханым Низаметдинова якташларыбызны татар теле дәресләренә алып кергән, шигырь бәйгеләрендә булганнар, авыл клубында зур кичәдә катнашканнар, балалар бакчасы белән танышканнар.
* * *
Туган тел декадасында танып белү сәгатьләре каралган. 8нче мәктәптә Кол Гали исемендәге милли китапханә ярдәме белән «Иң татлы тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел!» темасына шигырьләр уку сәгате үткәрелде. «Язмышларга буйсынмаган җаннар» күргәзмәсе эшли. Ул физик яктан мөмкинлекләре чикле булган авыр язмышлы язучы, шагыйрь, драматург Фәнис Яруллинның һәм шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышлана. Көчле рухлы милләттәшләребез бай иҗади мирас калдырдылар. Укучылар аларның тормыш юлы һәм иҗаты турында 19 февральдә китап күргәзмәсе буенча күзәтү сәгатендә белә алачак.
* * *
Кол Гали исемендәге милли китап-ханәдә язучы Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» исемле китабын тәкъдим итү кичәсенә әзерлек бара. Аның бу дүртенче китабы «Рухият» рухи яңа-рыш фонды ярдәмендә мең ярым тираж белән басылган. Бер өлеше шәһәр китапханәләренә дә таратылганга, укучылар танышырга өлгерде инде. Вакыйгалар наркотик тозагына эләгү кебек афәт белән бәйле. Шуңа да китапханәчеләр 28 февральдә очрашу кичәсенә яшьләрне көтеп кала. Бу уңайдан китап күргәзмәсе дә оештырылды һәм анда авторның бар әсәрләре дә урын алган.
* * *
Калфак тегү түгәрәгенә бер көн генә җитми башлады. Февраль башында татар конгрессының «Остаз» проекты старт алган иде. Укучы кызлар кул эшләре белән нык мавыгып киттеләр һәм хәзер, җомга көненә өстәп, сишәмбе дә җыелалар. Калфак тегү осталыгына 3нче мәктәп укытучысы А. Гыйниятуллина өйрәтә. Милли баш киемен өлге буенча төрле төстәге тукымадан тегәләр һәм ука бизәкләр төшерәләр. Алга таба бу шөгыльне төрләндерү мөмкинлеге дә бар. Алсу Рафис кызы менә ике ел инде үз мәктәбендә «Тылсымлы ком» түгәрәге алып бара. Калфак, түбәтәй өлгесе ясыйлар, аңа милли бизәк төшерәләр һәм өстенә төсле ком сибеп ябыштыралар. Әзер кул эшләре мәктәп күргәзмәләрендә еш күрсәтелә. Автор бу шөгыльгә Төркиядән өйрәнеп кайткан, комны да шуннан кайтарта.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев