Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Башкортлар җәмгыяте Наҗар Нәҗми хөрмәтенә әдәби кичә үткәрде. Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан һәм Татарстанның халык шагыйрен хөрмәтләделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу чәй табыны артында җырлары белән йомгакланды. Наҗар Нәҗминең 100 еллыгы февраль башында Башкортстанда зур концерт белән билгеләп үтелсә дә, искә алу кичәләре һаман дәвам итә. Шагыйрь Рәдиф Гаташ фикеренчә: «Ул...

Башкортлар җәмгыяте Наҗар Нәҗми хөрмәтенә әдәби кичә үткәрде. Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан һәм Татарстанның халык шагыйрен хөрмәтләделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу чәй табыны артында җырлары белән йомгакланды. Наҗар Нәҗминең 100 еллыгы февраль башында Башкортстанда зур концерт белән билгеләп үтелсә дә, искә алу кичәләре һаман дәвам итә. Шагыйрь Рәдиф Гаташ фикеренчә: «Ул татар телен иң яклаган кеше булды. Татар әдипләре җөрьәт итмәгән заманда «Татар теле» дигән шигырь язды». Роберт Миңнуллин аны хатлар остасы дип саный: «Быел Наҗар абый елы. Бу ел дәвамында аның хатларын туплап, китап итеп чыгарырга уйлыйм», - ди. Олпат зат 1983 елда «Җидегән чишмә» сәхнәсендә кунак була. Түбән Камадан кайткач, кичә турында сораучыларга: «Егетләр, аны сөйләп булмый. Аны барып күрергә кирәк!» - дип, сокланып сөйләгән.
* * *
Студентлар «Ак халатлы фәрештәләр» олимпиадасына барырга әзерләнә. Быел ул бишенче тапкыр оештырыла. Казан дәүләт медицина университеты үткәрүче республика чарасында Түбән Кама медицина көллияте ел да бик уңышлы катнашып килде. Быелгысында чыгыш ясарга 4 нче һәм 5 нче курслардан өч студент сайланды. Бәйгенең медицина терминнары темасына булачагы билгеле инде. Катнашучылар махсус атамаларның рус һәм татар телләрендә дөрес әйтелеше, тәрҗемә итү осталыгы буенча көч сынашачаклар. Хәзерге вакытта көллияттә видеоролик әзерләү белән мәшгульләр. Безнең студентлар биремнәр өчен «Минем булачак һөнәрем», «Төбәктә танылган табиб», «Туган ягым» кебек темаларга тукталырга теләк белдергәннәр.
* * *
83 нче балалар бакчасында күчмә кошларны оя элеп каршы алалар. Әти-әниләр берничә кош оясы ясап китергән. Аларның берсен агачка март ахырында ук беркетеп куйдылар. Ул көнне балалар саф һавада кошлар очуын кабатлап хәрәкәтләнделәр, ә тәрбияче апалары табышмаклар яудырды. Язын әйләнеп кайтучы кара карга, карлыгач, актүш, тургай һәм башка кошларның ике телдә атамаларын кабатладылар, күп мәгълүмат белделәр. 1апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан шәһәрнең барлык балалар бакчаларында да табигать сакчылары булып торучы кошларга карата төрле чаралар уздырылды.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: