Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Төбәк тарихын өйрәнү торышы белән делегатлар таныштырды. Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашкан Мансур Ганиев һәм Альберт Саттаров белән очрашу оештырды. 36 төбәкнең 374 һәвәскәр тарихчысы рәтендә якташларыбыз мәгълүмат туплау, архивтан файдалану, китап бастыру темаларына яңалыклар белән танышкан. Китаплар нәшер ителү-...

Төбәк тарихын өйрәнү торышы белән делегатлар таныштырды.
Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашкан Мансур Ганиев һәм Альберт Саттаров белән очрашу оештырды. 36 төбәкнең 374 һәвәскәр тарихчысы рәтендә якташларыбыз мәгълүмат туплау, архивтан файдалану, китап бастыру темаларына яңалыклар белән танышкан. Китаплар нәшер ителү- зур казаныш. Бер мең ярым данә хезмәттән күргәзмә оештырганнар. Анда безнең «Җидегән чишмә» һәм «Данил батыр» китаплары да урын алган. Җыен темасын дәвам итеп, очрашуда аксакаллар шурасы әгъзалары үз авылларыбызны өйрәнү барышын күтәрделәр. Бүгенгә Ташлык, Шәңгәлче, Нариман, Каенлы, Үчкә, Кызыл Чапчак турында гына китаплар бар икән. «Ак калфак» ханымнары көллият студентларына, тарихи мәгълүматлар җыеп, туган авыллары турында инша язарга тәкъдим иттеләр.
* * *
«Әдәбият корабы»ның каләм осталары яңа очрашуларга юл тота. Узган шимбәдә «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләр Никифор Тукмачевның яңа шигырьләрен тыңладылар. Апрель уртасында Н.Тукмачев, Р.Вәлиева, Г.Галиева, Ф.Сабирова катнашындагы иҗат төркеме Ташлык авылына барырга җыена. «Язлар назын тоеп» исемле кичәдә авыл үзешчәннәре белән бергә чыгыш ясаячаклар. Очрашуларның төп максаты: туган як табигатенә сакчыл булырга, гомер мизгелләренең кадерен белергә чакыручы шигъри әсәрләр белән таныштыру. Тукай китапханәсенең бүлек җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова идеясен туган телебездә иҗат итүчеләр хуплыйлар һәм мөмкин булганча катнашырга тырышалар.
* * *
Нәкыя Гыйләҗева белән очрашу кичәсе әзерләнә. Татар халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Аяз Гыйләҗевның гыйнварда 90 еллыгы билгеләп үтелде. Иҗатында һәм гаилә тормышында ярдәмчесе, иң ышанычлы таянчы булган хатыны Нәкыя ханымны быел очрашуларга еш чакырлар. Киләсе атнада аның безнең якларга килүе көтелә. Ул Каенлы авылында һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә чыгыш ясарга тиеш.
Кол Гали исемендәге милли китапханә белән берлектә «Аяз рухы шатланыр» дигән кичәгә әзерлек башланды. 1948 елда университет студенты Аяз Гыйләҗевны милләтчелектә гаепләп, җиде елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Тормыш сынауларына бирешми ул, дистәләрчә роман, повестьлар һәм кырыктан артык пьеса яза. «Өч аршин җир», «Җомга көн кич белән», «Яра», «Әтәч менгән киртәгә» спектакльләре сәхнәдән төшми уйнала. Кичәдә Нәкыя ханым хатирәләре язучы әсәрләреннән өзекләр уку белән үрелеп барачак.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: